Азалак авыл җирлеге башкарма комитет җитәкчесе Габдулгазизов И.Г. Азалак авыл җирлеге буенча 2015 нче елда башкарылган эшләре турында отчеты белән чыгыш ясады. Сарман районы башкарма комитеты җитәкчесе Нуртдинов Л.Х. 2015 нче елда районда башкарылган эшләр һәм алга куелган бурычлар турында информациясе белән таныштырды. Нөркәй агрофирма директоры Гильмутдинов В.Р. Нөркәй агрофирмасының 2015 нче елдагы эшчәнлеге турында информациясе белән чыгыш ясады