Мортыштамак авыл җирлегендә отчет җыелышы

2016 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

25 январьдә Мортыштамак авыл җирлегендә гражданнар алдында отчет җыелышы узды.

Бу җыелышта район Башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, "Сарман" агрофирмасы җитәкчесе Диккәт Хөснетдинов, шулай ук район оешмалары җитәкчеләре һәм вәкилләре катнаштылар.

Җирлек башлыгы Мәҗит Әхмәтгәрәев һәм "Сарман" агрофирмасы бүлечәсе җитәкчесе Ризван Закиров узган ел башкарылган эшләр турында сөйләделәр. Полициянең участок уполномоченные Радик Шамсиев криминоген хәлне яктыртты. Район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева җирлек халкын районның социаль-экономик үсеше белән таныштырды, халыкка тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Җыелыш ахырында катнашучы район һәм оешмалар җитәкчеләре һәм белгечләре җирлек халкының сорауларына җаваплар бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International