Муса Җәлил – патриот-шагыйрь. 15 февральдә без аның тууына 110 ел тулуны билгеләп үттек.
Укучыларда патриотик хисләр тәрбияләү, шагыйрьнең иҗаты белән танышу максатыннан Азалак авыл китапханәсендә «Халык шагыйре, халык каһарманы» дип исемләнгән кичә уздырылды.