Масленица - безнең ата - бабаларыбыз - славяннар билгелэп уткән бәйрәм. Баксаң, әлеге бәйрәм христиан динендәгеләр өчен генә түгел, ә татарларда да бик популяр икән. Татарча аны Коймак бәйрәме дип тә йөртәләр.Ә традицияләренә килгәндә, бәйрәм атнасы вакытында күп итеп коймак пешерәләр, бер-берсенә кунакка йөриләр, чана-чаңгыларда шуалар, төрле костюмнар киеп бизәнәләр һәм карачкы яндыралар.
Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында Коймак бәйрәме театральләштерелгән тамаша буларак бик күңелле узды. Монда шук-шаян шамакайлар, Кыш, Яз, Масленица үзе катнашты. Мәйданда яшәучелэр өчен төрле-төрле уеннар – аркан тартышу, чаналарда узышу, кар йомарламнары белән атышу кебекләрен оештырганнар. Мәйданга коймак бәйрәменең символы – карачкыны алып чыгып утырткач, халык җанланып киткәндәй булды. Кыш үз биләмәләрен «Мин сезгә Масленицаны бүләк итеп тапшырам» дигән сүзләр белән Язга тапшыра. Бәйрәмне оештыручыларның матур костюмнары, үз-үзләрен матур тотулары, чыннан да, бик күркәм күренде. Җыелган халык карачкы тирәли әйлән-бәйлән ясап уйнады. Бер-берсенә бары тик сәламәтлек-саулык, бәхет-шатлыклар гына теләде.
Коймак бәйрәме ахырында карачкыны яндыру мәҗбүри санала. Интернатта яшәучеләр дә бу традицияне читләтеп үтмәде. Карачкы белән бергә халык «чирләр», «усаллык», «комсызлык» кебек начар сыйфатларны да яндырды, күңелен сафландырырга тырышты. Кышны менә шулай күңелле итеп озаттык. Алда – гөрләвекле яз. Ә яз белән бергә күңелләребез дә яңарсын, алга таба бары тик яхшылык кына булуына ышаныйк!