Сарманда "Снегоход" профилактик операциясе үтәчәк.

2017 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

Кыш  җитү белән карда  йөрү машиналары хуҗалары үзләренең ярты ел диярлек гаражларда торган тимер атларын басуларга чыгып сынап карарга телиләр. Карда йөрү машинасы - бик куәтле машина, аның кайберсенең тизлеге -100 км/сәг. арта. Кайберәүләр шуны онытып җибәрәләр һэм бәла-казага юлыгырга мөмкиннәр.

 Шуны истә тотып ел саен  кар машиналарында йөрү сезонында дәүләт техник күзәтчелек бүлеге инспекторлары, юл һәрәкәте иминлеге инспекциясе хезмәткәрләре, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, һәм аучылык белгечлеге хезмәткәрләре  белэн берлектә "Снегоход"  профилактик операциясе кысаларында рейдлар үткәрелә. 2017 елда дәүләт техник күзәтчелек идарәсе боерыгы нигезендә, рейдлар 18 гыйнвардан 28 февральга кадәрле үтәчәк.

Мондый техника билгеле хуҗаларыннан идарә иткэндэ куркынычсыз эксплуатацияләү белеме нигезләрен белү таләп итә. Шуңа күрә "Снегоход"  профилактик операциясенен төп бурычларның берсе булып карда йөрү машиналарын кулланганда иминлекне арттыру тора. Чаралар барышында төп игътибар карда йөрү машиналарының теркәү документлары, техник карау узу турындагы таныклык, тракторчы-машинист таныклыгы булуга, шулай ук машиналарың техник торышына (аларның куркынычсыз йөрүен тәэмин итүгэ) юнәлдереләчәк.

Кайбер кагыйдәләр белән таныштырып китәсе килә. Карда йөрү машиналарын сатып алганнан соң 10 тәүлек дэвамында машина хуҗалары дәүләт техник күзәтчелеге булекчәләрендә  үз машиналарын теркәү уздырырга тиеш. Теркәү узмаган техникаларны,  раслаучы документларсыз эксплуатацияләүчеләр административ җаваплылыкка  тартылалар. Шуны әйтеп китәсе килә- вакытында теркәү үтмәгән өчен штрафлар физик затларга 1,5-2 мең сум, ә юридик затлар өчен – 5-10 мең сум тәшкил итә.

Исегездә тотыгыз карда йөрү машиналары хуҗалары, сез чана түгел, ә үзйөрешле  машинага  ия. Шуның очен сез идарә итү күнекмәләрен, кагыйдәләрне, машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләүне белергә тиеш. Карда йөрү машинасы белән идарә итү очен “А1”- категорияле тракторчы-машинист таныклыгы булырга тиеш, алар 16 яше җиткән  Һәм алырга теләге булган, уку йортында укып, шушы категориягә имтихан биргән һәр гражданга да бирелә. Автомобиль йөртү таныклыгында “А”- категориясе 1 гыйнвар 2000 елга кадәр булган гражданнарга, имтихан бирмичә генә “А1” категорияле тракторчы-машинист таныклыгын алу мөмкин. ОСАГО полисларына килгәндә карда йөрү машинасын теркәү үткәндә һәм эксплуатацияләгәндә полис таләп ителми.

Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге баш инженер-испекторы Альберт Салахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International