Җәлил китапханәсенең балалар бүлегендә балалар китабы атналыгы үтте

2017 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе

Балалар китабы атналыгы – барлык балаларның, шагыйрьләрнең, язучыларның һәм китапханәчеләрнең дә бәйрәме. Матур вакыйгалар, яңа әдәби очрашулар, кызыклы кешеләр белән күрешү чарасы.Җәлил китапханәсенең балалар бүлегендә балалар китабы атналыгы икенче мәктәп укытучылары һәм укучылары белән берлектә үткәрелде. Китап атналыгында 1-2 класслары өчен“Әкиятләр дөньясында” исемле балалар иртәсе, 3-4 классларга “Әкияттә – белем серләре”дигән әдәби уен, 5-6 классларга "Балалар китабы - сихри бер дөнья” исемле шоу-викторина оештырылды. Шулай ук китапханәдә “Китапларга – икенче тормыш!” дигән акция үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International