Китапханәчеләр семинары үтте

2017 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

12 апрель көнне үзәк китапханәдә район китапханәчеләре өчен тематик семинар үтте. Китапханәчеләр алдында район прокуроры ярдәмчесе Бикмуллин А.Т., район эчке эшләр бүлегенең участок полиция хезмәткәре Фәретдинов Л.Р., МБУ “Үзәкләштерелгән китапханә” директоры Гайфуллина Р.Ю., методик бүлек мөдире Нариманова А.А., комплектования бүлеге мөдире Шаехова Э.Х., библиограф Мадьярова Г.Н. чыгыш ясадылар. Республика балалар китапханәсе тарафыннан оештырылган «Астрид Линдгрен и её любимые герои» республика акциясендә актив катнашкан китапханәчеләргә дипломнар тапшырылды. Җәлил бистә китапханәсенен балалар бүлегенең әйдәп баручы китапханәчесе Нуриева Ф.Г. үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International