"Хәвефсез тәгәрмәч - 2017"

2017 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

       26  нчы  апрельдә  Сарманда  үткәрелгән   яшь  юл  һәлакәтен  булдырмау  инспекторлары   бәйгесендә  Кәүҗияк  төп  гомуми  белем бирү  мәктәбе  командасы  I  нче  урынны  алды. Команда  составындагы   укучылар  "Юл  йөрү  кагыйдәләре белгечләре", "Беренче  медицина  ярдәме  күрсәтү", "Автошәһәрчектә велосипед  йөртү" номинацияләрендә  көч  сынаштылар. Соңыннан  үз командаларын   яклап   чыгыш  ясадылар. Гомумән, алар   барлык     бәйгеләрдә  дә  сынатмадылар. Фатихова   Азалия  автошәһәрчектә  велосипед   йөртү  буенча  кызлар  арасында  районда   I нче  урынны, Насибуллин   Нияз   малайлар  арасында   II  нче  урынны  алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International