Үзәк балалар китапханәсендә “Кош канаты белән, гаилә - татулыгы белән көчле” исемле бәйрәм үткәрелде. Китапханәчеләр бәйрәмгә килгән балаларга 8 июльдә “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көне билгеләп үтелүе хакында сөйләделәр, китаплар белән таныштырдылар. Балалар гаиләдә әти-әни, балалар бер-берсе белән дус, тату яшәгәндә генә бар хыяллар тормышка аша, дөньяда яшәү мәгънәле һәм матур икәнлеген аңладылар, өйләрендә укырга матур, эчтәлекле китаплар алдылар.