Комбайннар уракка әзер

2017 елның 19 июле, чәршәмбе

19 июльдә районда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы нигезендә комбайннар парады, ягъни урып-җыю техникаларының быелгы ел уңышын җыеп алуга әзерлекләрен тикшерү үтте. Анда муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының әйдәүче белгече Ришат Насыйров, “Агрокөч төркеме” җәмгыяте генераль директоры Фәнис Газетдинов, җәмгыятьнең, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең, “Россельхозцентр”ның район бүлеге, “Россельхознадзор”, гостехнадзор белгечләре, агрофирмалар директорлары һәм белгечләре катнаштылар.

- Язгы чәчүне оешкан төстә башкарып чыктык. Бүгенге көндә районда терлек азыгы әзерләү бара. Озакламый урып-җыюга керешәчәкбез. Быел уңыш бик мул, әмма ел шактый катлаулы. Безнең алда җитди бурыч тора – икмәкне исән-имин, хәвеф-хәтәрсез һәм югалтуларсыз җыеп алу. Барыбыз да бердәм булып, куйган тырышлыкларыбызның куанычын күрергә язсын. Хезмәтегез өчен рәхмәт, - диде район башлыгы Фәрит Хөснуллин, механизаторларны сәламләп.

“Агрокөч төркеме” җәмгыяте генераль директоры Фәнис Газетдиновның да комбайннар парадында катнашучыларга әйтер сүзе бар иде.

- Быелгы елны узган ел белән чагыштырырлык түгел. Быелгы урып-җыю катлаулы булачак. Барыбыздан да вакыттан дөрес файдаланып, үз көчебезгә генә таянып, тулы куәткә эшләү таләп ителәчәк. Урып-җыюны көндез турыга, ә төнлә подборка белән башкарырга да туры килер, мөгаен. Сезгә уңышлар һәм сабырлык телим. Хәерле сәгатьтә! – диде ул.

Парадта катнашучы һәр комбайн җентекле тикшерү үтте. Нәтиҗәдә I урынга “Нөркәй” агрофирмасы лаек дип табылды. Аның комбайннары бүгеннән үк кырга чыгарга әзер. II һәм III урыннарда - “Җәлил” һәм “Сарман” агрофирмалары.

- Сезнең урып-җыюга яхшылап әзерләнүегезгә һич кенә дә шикләнмәдем. “Агрокөч” җәмгыяте эшләү өчен бөтен шартларны тудырган. Гомумән, ул республикада – иң үрнәге. Уңышны югалтуларсыз җыеп алуыгызны телим, - диде Ришат Насыйров.

Шунысын да әйтергә кирәк: комбайнчыларга ярдәмчеләр беркетелгән, хезмәткә түләү нигезләмәләре эшләнгән, һәр комбайнчыга комбайнчы паспорты тараты/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International