Районыбызның Үзәк ял паркында Кыш бабай һәм Кар кызы барлык кешене үз резиденциясендә көтә. Кыш Бабай резиденциясе - балалар өчен әкияти урын, хәтта зурлар да монда үзләрен кабат балалар кебек тоя алалар. Кыш бабайга һәр бала шигырьләр сөйли, җырлар җырлый, шулай ук татлы бүләк ала һәм фотога төшә ала.
Укучыбыз Мустафин Эмиль Кыш бабай һәм Кар кызы резиденциясендә кунакта булып кайткан.