Хөрмәтле укучылар, педагоглар һәм ата-аналар!
Сезне ел саен үткәрелә торган «Минем шәҗәрә» республика генеалогик тикшеренүләр конкурсында катнашырга чакырабыз. Конкурс Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты тарафыннан 2018 елдан бирле үткәрелә һәм ул гаилә традицияләрен саклауга һәм үстерүгә, буыннар арасындагы элемтәләрне ныгытуга һәм «гаилә» милли проекты кысаларында патриотизм тәрбияләүгә юнәлдерелгән.
Кем катнаша ала?
Конкурста теләге булган һәркем 5 яшь төркеме буенча катнашырга хокуклы:
1 Төркем- гомуми белем бирү оешмаларының 1-4 сыйныф укучылары;
2 төркем- гомуми белем бирү оешмаларының 5-8 сыйныф укучылары;
3 төркем- гомуми белем бирү оешмаларының 9-11 сыйныф укучылары, шул исәптән 18 яшькә җиткәннәр;
4 төркем- гомуми һөнәри белем бирү оешмаларында 18 яшькә кадәрге укучылар.
5 төркем- 18 яшьтән өлкәнрәк физик затлар
Катнашу шартлары:
Муниципаль этапка эшләр 2026 елның 23 мартыннан 30 апреленә кадәр кабул ителә.
-Конкурс эшләре Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә -татар һәм рус телләрендә кабул ителә.
1-4 төркем буенча эшләрне Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының архив бүлегенә түбәндәге адрес буенча җибәрергә кирәк.
423350. Сарман районы, Сарман ав., Ленин ур., 28 б йорт.
e-mail: Gulhat.Sultangalieva@tatar.ru
белешмәләр өчен телефон: 8(85559)25315
Конкурс турындагы нигезләмәгә сылтама:
https://vk.com/away.php?to=https%3A%2F%2Farhiv.tatarstan.ru%2Ffile%2Fpub%2Fpub_4510461.pdf&cc_key=