Җәйнең беренче көннәреннән мәктәп яны балалар лагерьлары үз эшләрен башлап җибәрделәр. Һәм әлбәттә, һәрвакыттагыча музей хезмәткәрләре дә балаларның ялын оештыруда актив катнашалар. Бүгенге кунакларыбыз әле яңа гына балалар бакчасы белән хушлашып килгәннәр, тик тиздән алар Сарман гимназиясенең 1 сыйныф укучылары булып, белем иленә сәяхәтләрен башлап җибәрерләр. Ә хәзергә алда әле ямьле җәйнең 3 ае көтә.
Һәр елны без балаларга кызыклы һәм мавыктыргыч программа әзерләргә тырышабыз. Быел исә аларны марш бросок көтә. Нинди генә сынаулар оештырып, киртәләр корып куйсак та балаларның бердәмлеге, дуслыгы аларга җиңү байрагын табарга ярдәм итте. Ә инде соңыннан аларны учакта пешкән ботка көтә иде.
Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 А сыйныфы укучылары өчен "Война. Победа. Память" темасына интерактив экскурсия үткәрелде.
Мортыш-Тамак төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен интерактив экскурсия үткәрелде.
Гаилә көне уңаеннан Сарман муниципаль районында "Россия йөрәге" гаилә уты капсуласын кабул итү тантасында музей хезмәткәрләре "Семейный оберег" дип аталган интерактив чара үткәрделәр.
"Сандугач" балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкәчә әзерлек төкемнәренә йөрүче балалар "Георгиевская лента" акциясендә катнаштылар.
Сарман гимназиясенең 3 А сыйныфы укучылары "Георгиевская лента" акциясендә катнаштылар.
Сарман гимназиясенең 7 Б сыйныфы укучылары "Оялырлык хезмәтем юк" дип аталган әңгәмәдә катнаштылар. Әлеге чара Шәхесләр елы уңаеннан Адлер Тимергалинның тормыш һәм иҗат юлына багышлан иде.
Сарман гимназиясенең 8 А сыйныфы укучылары "Война.Победа.Память" дип аталган музей дәресендә катнаштылар. Чара үсеп килүче буында ватанпәрварлык хисе тәрбияләү максаты белән үткәрелде.
"Шәфкатъ" сәламәтләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен экскурсия үткәрелде".