Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее яңа бинада үзенең эшчәнлеген бик күркәм һәм мөһим чарадан башлап җибәрде: сугыш ветераны Исмәгыйлев Габделәхәт Гыйльфанетдин улын "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы" юбилей медале белән бүләкләү һәм Сарман районы Почетлы гражданы исеме бирү тантанасы үздырылды.
Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры- Марат Азат улы Җәббаров, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы- Җәүдәт Миргаҗәм улы Салихов, Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы башлыгы - Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин һәм Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары - Сәхипова Индира Рәис кызы катнаштылар.
Мөхтәрәм кунакларны Сарман гимназиясенең яшьармеечылары отделениесе каршы алды.
Сарман гимназиясенең 3 А сыйныфы укучылары музейның өр яңа интерактив чарасында катнаштылар. "Туган ягым яшел бишек" дип аталган әлеге чара, ел фасылларының иң рәхәтенә, иң җылысына, иң кояшлысына кунакка алып кайтты.
Үзебезнең басу-болыннардан, урманнардан җыеп алып, саклап кына киптергән хуш исле чәчәкләре, үләннәре җәй белән бәйле хисләрне яңартты...балачакның яланаяклы җәе... Әлбәттә, хис-тойгыларга гына бирелеп утырмадык. Сәяхәтебез вакытында туган ягыбыз-Сарманыбыз табигате шаккаткыч, чиксез бай икәнен ачыкладык. Дару үләннәренең исемнәрен, файдалы үзенчәлекләрен өйрәндек. Агулы һәм зыянлыларын да истә калдырдык. Ә чараның ахрында безнең кунакларыбызны һәрвакыттагыча сюрприз көтә иде. Киләсе матур, имин җәйгә кадәр күзләрен иркәләп, күңелләрен җылытып торыр дип ышанабыз)))
"Строки опаленные войной" проектын тормышка ашыру кысаларында, Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 сыйныф укучыларына әңгәмә үткәрелде.
Сарман гимназиясенең 7 А сыйныфы укучылары өчен "Они сражались за Родину" темасына әңгәмә үткәрелде.
Гаилә көненә багышланган матур бәйрәмдә "Секреты ручной набойки по ткани" дип аталган интерактив чара үткәрдек. Балалар бик теләп катнаштылар, ә үзләренең нәни куллары белән бизәгән кулъяулыкларын "Әниемә бүләк итәм,"- дип үзләре белән алдылар.
Сарман гимназиясенең мәктәп яны лагерына йөрүче балалар белән "За Родину" Бөтенрәсәй аксиясендә катнаштык.
Сарман авылында халык көче белән беренче таш мәктәп салына. Ул чорлар өчен әлеге бина бик яхшы була: ике катлы, аерым сыйныф бүлмәләре. 1937 елда яңа таш мәктәп бинасы укучыларны кабул итә. Мәктәпне күтәрүдә Каримов Н.З. күп тырышлык куя. 1941-1945 елларда мәктәп бинасы сугыш мәнфәгатьләренә хезмәт итә.
Бөек Ватан сугышы башланып Ленинград шәһәре камалышта калганнан соң, Сарман якларына да эвакуацияләнеп халык килә башлый.
1941 елның 5 июлендә Халык комиссарлары Советы тарафыннан Сугыш вакытында халыкны эвакуацияләү тәртибе турында карар кабул ителә. Әлеге карарга нигезләнеп илнең көнбатыш һәм үзәк өлешеннән дошман оккупациясеннән качып халык массакүләм рәвештә көнчыгышка күченә башлый.
“Александр Серов”, ”Память Вахитова” һәм “Нижневолгострой” параходлары бортларына Ленинград шәһәренең Фрунзе районының урта мәктәп һәм башка балалар учреждениеләреннән төялгән балалар белән эвакосовет кушуы буенча Ярославль өлкәсеннән Молотов өлкәсенә озатылган булган.
Кыш иртә килеп, навигация тукталу аркасында пароходлар күрсәтелгән урыннарына барып җитә алмыйлар һәм Яр Чаллы (Татарстан АССР) затонына тукталалар.
Алар барысы да Татарстан районнарында түбәндәге тәртиптә урнаштырылалар:
1.Алабуга- 761 кеше
2. Ворошилов -223 кеше
3. Бондюг -493 кеше
4. Минзәлә – 400 кеше
5. Сарманда – 266 кеше
6. Зәй – 217 кеше
7.Яңа Чишмә – 275 кеше
8. Мөслим – 253 кеше
9.Мамадыш – 371 кеше
10. Тәкәнеш – 200 кеше
Эвакуацияләнеп килгән балаларны районнарга атларга төяп алып кайталар, Бондюг һәм Алабуга шәһәрләренә генә машина белән озаталар. Каршы алырга килгәндә, аларга җылы киемнәр, ипи – ризыклар алып киләләр.
Балаларны күчергәндә иң күп ярдәмне Сарман районы күрсәтә. Җылы кием-салым, аяк киемнәре, ак ипи белән тәэмин итәләр.
1941 елның 2 декабрендә ТАССРның Халык комиссарлары Советы рәисе урынбасары Тинчурин Закир Вәли улы исеменә килгән хаттан өземтә:
“Все районные организации без исключения вместе со средствами транспорта привозили к месту погрузки детей теплую одежду, обувь и хлеб.
Наибольшую заботу в вопросе транспортировки детей проявил Сармановский райисполком, который без исключения всех детей во время пути обеспечил с избытком теплыми вещами, обувью и белым хлебом”.
Килгән кеше күп булу сәбәпле күпмедер кешене Сарман авылында калдырып, калганнарын авылларга тарарталар. Зур кешеләрне өйдәш итеп, ә балаларны таш мәктәпкә, күпмесендер агач мәктәпкә урнаштыралар. Исемлектә барлыгы 104 бала, шуларның 34 мәктәп яшендә, 70 бала мәктәпкәчә яшьтә, иң кечкенәсенә 3 яшь, иң зурысына 10 яшь була. Тагын шуңа 33 балаларны караучы врачлар, укытучылар, тәрбиячеләр, идән, кер юучылар өстәлә. Барлыгы 137 кеше.
Бүгенге көндә дә Сарманда әлеге вакыйгаларны хәтерләүче кешеләр бар әле: кемдер әти-әнисеннән ишетә, кемдер кечкенә булса да исендә калдыра.
Архив документлары арасында Сарманга эвакуацияләнеп килгән өлкәннәр исемлеге дә бар. Бу исемлеккә Лениградтан тыш Мәскәү, Ярославль, Карелия, Одесса, Украина җирләреннән килгән кешеләр язылган. Җәмгысе 59 кеше.
Сарман гимназиясенең мәктәп яны лагерына йөрүче балалар өчен "Батырлар эзеннән" интерактив чара үткәрелде.
Морад Рәмзи исемендәге Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе яны лагерына йөрүче балалар өчен "Батырлар эзеннән" интерактив чара үткәрелде.
Ә без Сарман гимназиясенең мәктәп яны лагерына йөрүче балалар өчен күңелле каникул оештыруыбызны дәвам итәбез. Бүген беренче һәм икенче сыйныфларны тәмамлаган укучылар белән рәхәтләнеп уйнадык, көлештек, тапкырлыкта һәм тизлекткә көч сынаштык. Һәм әлбәттә соңыннан бик тәмле ботка белән сыйладык.