Буш вакытларының һәр минутын күңелле һәм файдалы үткәрергә теләүче балалар өчен, кышкы каникул чорында эбру техникасында рәсем ясау буенча масстер- класслар үткәрелде. Балалар чыршы уенчыкларына һәм открыткаларга багышланган күргәзмә белән дә таныштылар. Элегрәк котлауларны смс язып түгел, ә почта бүлекләре аша махсус котлау открыткаларына тутырып җибәрүләре турында белделәр. Барлык туганнарга, дусларга һәм якыннарыбызга открыткалар җибәрә идек бит. Моның өчен иң матур рәсемле открыткалар сайлап алына иде. Аларны соңыннан әле озак вакыт күңелгә кадерле истәлек итеп саклаганнар. Шөгыль барышында балаларның чиксез фантазиясе су өстенә нинди генә рәсемнәр булып төшмәде: анда йолдызлар җемелдәшкән күк йөзе дә, карлы урман өстеннән күтәрелеп килгән кояш та, кабатланмас кар бөртекләре...һәммәсе дә үз урынын тапты. Үз куллары белән шундый могҗизалар булдыруларына сөенечләре йөзләренә елмаю булып балкып чыкты балаларның.
Сарман гимназиясенең 7 А сыйныфы укучылары өчен "Галиҗәнап китап" темасына әңгәмә үткәрелде.
Сарман гимназиясенең 4 В сыйныфы укучылары "Хәтер бизәкләре" интерактив чарасында катнаштылар.
"Җәмигъ" мәчете балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре "Хәтер бизәкләре" интерактив чарасында катнаштылар.
"Путешествие в прошлое" пректын гамәлгә ашыру кысаларында, Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7В сыйныфы укучылары "Археология" дип аталган интерактив чарада катнаштылар.
Кәүҗияк төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен “Чүлмәкче әкияте” дип исемләнгән интерактив чара үткәрелде. Шөгыль барышында кызыл балчыктан рәхәтләнеп төрле хайваннар, кәрзиннәр ясадылар һәм үзләрен чүлмәк ясау эшенең чын осталары итеп хис иттеләр. Иң мөһиме, бу һөнәр турында бик күп яңалыклар белделәр.
Саклау-Баш урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожье өлкәсе һәм Херсон өлкәсе Россия Федерациясе белән берләшкән көнгә багышланган "Минем тарихым: ДНР-Россия" дип аталган әңгәмә-лекция үткәрелде.
Түбән Табын интернат мәктәбе укучылары "Путешествие в прошлое" проектының өченче этабында катнаштылар. "Мы художники" интерактив чарасы барышында укучылар Альтамир гарәбәләренә виртуаль сәяхәт кылдылар, күмер белән рәсем ясау техникасы белән таныштылар.
Әлеге чара турында тулырак мүгълүмат белән түбәндәге сылтамалар буенча танышырга мөмкин:
Иске Минзәлзбаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең коррекцион сыйныф укучылары "Путешествие в прошлое" проектының өченче этабында катнаштылар. "Мы художники" интерактив чарасы барышында укучылар Альтамир гарәбәләренә виртуаль сәяхәт кылдылар, күмер белән рәсем ясау техникасы белән таныштылар.
Әлеге чара турында тулырак мүгълүмат белән түбәндәге сылтамалар буенча танышырга мөмкин:
https://vk.com/wall267984985_1838