ЯҢАЛЫКЛАР


11
ноябрь, 2022 ел
җомга

«Они защищали отчий дом» проекты турында сөйләгәндә, иң беренче чиратта, әлеге проектның төп максатын күрсәтеп, укучыларда патриотизм хисе формалаштыру, аларны патриотик тәрбия буенча актив эшчәнлеккә җәлеп итү юлы белән актив тормыш позициясе булдыру икәнен ассызыклыйсы килә. Заманча технологиялар чорнап алган яшь буынны ничек кызыксындырырга соң... Әлбәттә аларга үзләрен яңа рольләрдә тоеп карау мөмкинлеге бирергә кирәк.

Бүгенге көндә без интерактив эш ысулларын сайлыйбыз, чөнки үз тәҗрибәбез күрсәткәнчә, нәкъ менә шушы юнәлеш балалар белән эшләүдә нәтиҗәле. Балалар чараның актив катнашучылары булганда, аларда тирән тәэсирләр кала.

Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музееның чираттагы кунаклары Сарман урта мәктәбенең "Юнармеец" хәрби-патриотик клубы балалары иде. Укучыларның активлыгы, фикер алышулары безне бик сөендерде. Көбә күлмәген киеп карау үзе бер олы вакыйга булды. Плащ- палатка җыю, аяк чолгавын урау да беренче карашка гына гади кебек тоелган булып чыкты.  Әмма балалар шулкадәр тату, бердәм булып эшләделәр, куелган максатларның дөрес чишелешен таптылар. Бу тормышта төрле яклап белемле булуның никадәр зарур икәнен аңладылар, чөнки теләсә нинди вак-төяк, гади нәрсәләрдә җибәрелгән хата куелган максатка ирешергә комачауларга мөмкин. Кызлар да читтә калмады, алар көбә күлмәк белән шлемны да, совет солдаты формасын да киеп, боларның барсын да киеп кенә йөрү дә никадәр авыр булуына инандылар. Әйе, көбә күлмәкле баһадирлар үткәндә калды, әмма безнең көннәрдә дә солдат экипировкасы җиңел түгел, бу физик әзерлекнең мөһимлеген аңлата.

Сугыш, күп гасырлык тарихыбызның кайсы гына чорында барса да, солдатлар һәм сугышчылар өчен генә түгел, ә тылда калучылар өчен дә бик авыр сынау булганына аерым басым ясадык. Тыныч күк йөзенә караган саен, гомерләре бәрабәренә җиңү яулаган илебез улларының хәтерен яңартсак иде, чөнки хәтер безнең иң зур хөрмәтебез, бурычыбыз.

 

 

 

Тэги: #музейсарманово #культурнаяволна #культурадляшкольников

16
март, 2022 ел
чәршәмбе

Ниһаять, без "Они защищали отчий дом " проектын тормышка ашыруның төп өлешенә керештек. Проект үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүгә юнәлтелгән. Сарман аграр көллиятенең 1 курс студентлары белән очрашу төрле чорлардагы Ватанны саклаучылар экипировкасын күзәтүдән башланды. Алар физик яктан әзерлекле булуның ни дәрәҗәдә мөһим булуын көбә күлмәкне өсләренә киюгә үк аңладылар,  әле бит калкан да тотасы, кылыч яисә уктан атып үз чикләреңне дә сакларга кирәк.

Бөек Ватан сугышы чорының плащ - палаткасы егетләр өчен чып-чын башваткыч булды, әмма алар моны да башкарып чыктылар. Аяк чолгауларын урарга өйрәнделәр, аны дөрес урау кирза итекле солдат өчен бик мөһим булуын аңладылар. Шуны да билгеләп үтәсе килә, яшьләр бик тату, бер-берсенә ярдәм итәргә, киңәш бирергә һәрвакыт әзер булдылар.

«Они защищали отчий дом " – тарих белән танышу, чын көбә күлмәк киеп карау гына түгел ул. Әлеге проект - үсеп килүче буынга җиңү өчен нинди кыйммәт бәя түләнгәнен күрсәтү юлларының берсе. Азатлык, туган җирдә яшәү, туган телдә сөйләшү мөмкинлеге өчен нинди сынаулар, кыенлыклар үтәргә туры килгәнен, аяз, тыныч күгебез бүгенге көндә иң зур байлык икәнен исбатлау да булды.

Тэги: #музейсарманово #культурнаяволна #культурадляшкольников #пушкинскаякарта #годсохранениякультурногонаследиянародовРоссии

24
февраль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

2021 елда Россия Президенты мәдәни инициативалар һәм иҗади индустрияләр фонды грантлары конкурсында җиңүче - «Они защищали отчий дом» проектын тормышка ашыру кысаларында, Сарман гимназиясенең 6 нчы сыйныфлары  укучылары белән «В патриотизме молодежи- будущее России» дигән темага әңгәмә – лекция үткәрелде.

Тэги: #музейсарманово #культурнаяволна #культурадляшкольников #годсохранениякультурногонаследиянародовРоссии

28
декабрь, 2021 ел
сишәмбе

Әхлакый нигезләргә, гореф-гадәтләргә алмашка ялган тормыш кыйммәтләре килә. Балалар һәм яшүсмерләрдә агрессия, өлкәннәргә карата битарафлык күзәтелә. Җәмгыять акрынлап үзенең традицион патриотик аңын югалта бара. Ә  ни өчен шулай соң!? Җавап  бик гади. Күп кенә ата - аналар көн буе эштә, кайберләре вахта ысулы белән эшли, аларның балалары өчен вакытлары җитми. Балалар бу вакытта нәрсә белән мәшгуль - алар шикле эчтәлектәге "мавыктыргыч" сайтларны таба.  Смартфон экраннары аларга үз “кагыйдәләрен” өйрәтә.

Балаларыбызны ничек якларга, сакларга? Әлбәтта, янәшәләрендә булырга, аларга җылылык бирергә, ярдәм, аңлау күрсәтергә, рухи, патриотик тәрбия бирергә кирәк, чөнки патриот булу-үз җирең өчен сугышу гына түгел, ә иң беренче чиратта - туган йортыңны, туган җиреңне, туган телеңне ярату. Бу темага чиксез язарга була.

Нәкъ менә шуңа күрә "Они охраняли отчий дом" проекты тарихи вакыйгалар нигезендә, илебезнең иң яхшы уллары мисалында, үсеп килүче буынга рухи-әхлакый, патриотик тәрбия бирүгә юнәлдерелгән.

Проектның 1 этабын тормышка ашыру кысаларында әңгәмә-лекцияләр үткәрелде, әлеге циклны йомгаклау чарасы «Отец. Отечество. Отчизна» дигән темага багышланган иде. Анда Сарман гимназиясенең 10 сыйныф укучылары катнашты. Очрашу барышында музей хезмәткәрләре тарафыннан төшерелгән Бөек Ватан сугышы ветераны турында видеоролик карау оештырылды. Бу видеороликларны бәяләп бетергесез. Чөнки  вакыт агымы зур тизлектә чаба, ә тарихыбызның куркыныч еллары турындагы хатирәләре белән бүлешердәй ветераннарабыз, кызганычка каршы, елдан ел кими.

Тэги: #музейсарманово #годродныхязыковинародногоединства #культурнаяволна #культурадляшкольников #пушкинскаякарта

22
ноябрь, 2021 ел
дүшәмбе

"Они защищали отчий дом" проектын гамәлгә ашыру кысаларында  музей хезмәткәрләре районыбыз мәктәпләре укучылары белән очрашуларны дәвам итәләр. “Россия – минем Ватаным” темасына багышланган әңгәмәдә  Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 сыйныф укучылары катнашты.


 

Тэги: #музейсарманово #годродныхязыковинародногоединства #культурнаяволна #культурадляшкольников

19
ноябрь, 2021 ел
җомга

Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре әңгәмә-лекцияләр циклын дәвам итәләр. Чираттагы очрашу «Россия – минем Ватаным» темасына багышланды, анда Сарман гимназиясенең югары сыйныф укучылары катнашты. Чара "Они защищали отчий дом" проектын тормышка ашыру кысаларында оештырылды.

 

Тэги: #музейсарманово #годродныхязыковинародногоединства #культурнаяволна #культурадляшкольников

11
ноябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Ватанга мәхәббәт-цивилизацияле кешенең беренче өстенлеге…

Патриотизм тарихның авыр чорларында халыкка кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итүче төп берләштерүче фактор булган. Әгәр дә гражданнар тарихи мирасны баету һәм арттыру, Ватаннарына, мәдәни һәм тарихи кыйммәтләргә сакчыл караш тоймаса, җәмгыять цивилизацияле дип санала алмый.

"Они защищали отчий дом" проектының максаты - укучыларда гражданлык, патриотик хисләр тәрбияләү,  актив тормыш позициясе формалаштыру.

Проектның 1 этабын тормышка ашыру кысаларында районыбызның гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары белән әңгәмә-лекцияләр үткәрелә. 11 ноябрь көнне Сарман урта мәктәбенең 9 А сыйныф укучылары белән «Есть ли герои в наше время?» дигән темага очрашу узды.

Тэги: #музейсарманово #годродныхязыковинародногоединства #культурнаяволна #культурадляшкольников

10
ноябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Ватанга мәхәббәт гаиләдән, өлкәннәрне хөрмәтләүдән, тугры дус булудан, тирә-юньдәге бар нәрсәгә сакчыл мөнәсәбәтеннән, якташларыңның батырлыклары һәм күренекле казанышлары өчен горурлык хисләреннән башлана. Патриотизм каядыр еракта, ил чикләрендә түгел - һәрберебезнең йөрәгендә ул. Үсеп килүче буынны бу рухта кечкенәдән үк тәрбияләргә кирәк.

Патриотик тәрбия кешенең социаль һәм рухи үсешендә зур әһәмияткә ия. Нәкъ менә шуңа күрә "Они защищали отчий дом" проектын тормышка ашыру этапларының берсе - бүгенге көндә аеруча актуаль булган патриотик тәрбия темасына багышланган әңгәмәләр циклы.

Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре  чираттагы әңгәмә-лекциядә Сарман гимназиясенең 8А сыйныф укучылары белән очраштылар.

Тэги: #музейсарманово #годродныхязыковинародногоединства #культурнаяволна #культурадляшкольников

28
октябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре Сарман гимназиясенең 6 нче сыйныф укучылары өчен "Герои нашей истории" дигән темага әңгәмә - лекция үткәрделәр. Ул район тарихында гына түгел, гомумән ил тарихында эз калдырган герой шәхесләрне таныштыру һәм өйрәнүгә багышланган иде. Фронтта да, тылда да якташларыбызның батырлыгы - үсеп килүче буын өчен лаеклы үрнәк, Ватаныбызга чиксез мәхәббәт һәйкәле. Чара "Они защищали отчий дом" проектын тормышка ашыру кысаларында оештырылды.

Тэги: #музейсарманово #годродныхязыковинародногоединства #культурнаяволна #культурадляшкольников

22
октябрь, 2021 ел
җомга

Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары өчен "Отец.Отчизна.Отечество" дигән темага әңгәмә - лекция үткәрделәр. Ул район тарихында гына түгел, гомумән ил тарихында эз калдырган герой шәхесләрне таныштыру һәм өйрәнүгә багышланган иде. Фронтта да, тылда да якташларыбызның батырлыгы - үсеп килүче буын өчен лаеклы үрнәк, Ватаныбызга чиксез мәхәббәт һәйкәле. Чара "Они защищали отчий дом" проектын тормышка ашыру кысаларында оештырылды.

Тэги: #музейсарманово #годродныхязыковинародногоединства #культурнаяволна #культурадляшкольников

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International