ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр "Урманны саклагыз!" дигән экологик әкият белән чыгыш ясадылар. Экологик әкият балаларда яхшы үсеш алган күзаллаулар ярдәмендә, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әйләнә-тирә табигатьне күзәтергә, урманда  нинди экологик проблема килеп чыкканын үз күзләре белән күрергә мөмкинлек бирә!? Экологик әкиятнең максаты - туган табигать матурлыгын күрергә һәм аңларга, бөтен тереклеккә сакчыл карарга өйрәтү.


15
апрель, 2022 ел
җомга

Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында "Һәр сыерчыкка - өй " экологик акциясе узды. Балалар әти-әниләре белән бергәләп  сыерчык оялары ясадылар. Алар ,шундый матур сыерчык оялары ясап, канатлы дусларыбызга зур мәхәббәт күрсәттеләр. 


14
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында "Макулатура тапшырып, агачларны сакла!" девизы астында макулатура җыю буенча экологик акция узды. Дөрес эко-гадәтләрне балаларга балачактан ук тәрбияләргә кирәк. Балалар әти-әниләре белән берлектә  урманнарны, табигать ресурсларын саклауга һәм бистәне кәгазь чүп-чарыннан  чистартуга юнәлтелгән зур социаль әһәмияткә ия эш башкардылар. Безнең балалар бакчасына йөрүчеләрнең яртысыннан артыгы ата-аналар белән берлектә бу  акциядә катнашты. Балалар бакчасы хезмәткәрләре дә читтә калмады, уртак эшкә үзләреннән өлеш керттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International