Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында "Макулатура тапшырып, агачларны сакла!" экологик акциясе

2022 елның 14 апреле, пәнҗешәмбе

Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында "Макулатура тапшырып, агачларны сакла!" девизы астында макулатура җыю буенча экологик акция узды. Дөрес эко-гадәтләрне балаларга балачактан ук тәрбияләргә кирәк. Балалар әти-әниләре белән берлектә  урманнарны, табигать ресурсларын саклауга һәм бистәне кәгазь чүп-чарыннан  чистартуга юнәлтелгән зур социаль әһәмияткә ия эш башкардылар. Безнең балалар бакчасына йөрүчеләрнең яртысыннан артыгы ата-аналар белән берлектә бу  акциядә катнашты. Балалар бакчасы хезмәткәрләре дә читтә калмады, уртак эшкә үзләреннән өлеш керттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International