ЯҢАЛЫКЛАР


11
октябрь, 2022 ел
сишәмбе

Бүген муниципаль архивта тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының район методик берләшмәсе утырышы булды. Педагоглар архивның барлыкка килү һәм үсеш тарихы белән таныштылар, документларның составын һәм саклау режимын өйрәнделәр. Уку процессында архив документларын куллану буенча белемнәр тупладылар.

Тэги: #Лучший архивист РТ 2022 года

26
август, 2022 ел
җомга

2019 елда Татарстан Республикасы архив хезмәте «Ядкәр» генеалогик порталы проектын башлап җибәрде. Проектның асылы - милләтенә һәм диненә карамастан, Татарстан территориясендә туган һәр гаиләнең нәсел шәҗәрәсен булдыру һәм аны «Ядкәр» порталына урнаштыру.

Тэги: #Лучший архивист РТ 2022 года

29
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

Муниципаль архивта Сарман районында 1935-1945 елгы хуҗалык китапларын цифрлаштыру буенча эш башланды. Азалак, Әлмәт, Зур Нөркәй, Югары Чыршылы, Илексаз, Муртыштамак, Карашай-Саклау авыл җирлекләренең Башкарма комитет сәркәтибләре документларын цифрлаштырып, 11585 скан-сурәт (71 берәмлек) булдырдылар.

Тэги: #Лучший архивист РТ 2022 года

3
июнь, 2022 ел
җомга

Муниципаль архив эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе-документларның сакланышын тәэмин итү. Сарман муниципаль архивына районның 45 оешмасыннан эшләр туплана. Татарстан Республикасының Архив фонды әлеге оешмаларда документларның ни дәрәҗәдә дөрес һәм вакытында формалашуына, нинди шартларда саклануына бәйле.

Сарман муниципаль районының Әлмәт, Илексаз, Чукмарлы авыл җирлекләрендә архив эше мәсьәләләре буенча укыту семинарлары узды.

Тэги: #Лучший архивист РТ 2022 года

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International