2019 елда Татарстан Республикасы архив хезмәте «Ядкәр» генеалогик порталы проектын башлап җибәрде. Проектның асылы - милләтенә һәм диненә карамастан, Татарстан территориясендә туган һәр гаиләнең нәсел шәҗәрәсен булдыру һәм аны «Ядкәр» порталына урнаштыру.
Генеалогик агач булдыру буенча республиканың муниципаль архивларына килүче мөрәҗәгатьләр саны елдан-ел арта. Мәгълүмат җыю чыганакларының берсе булып авыл Советларының хуҗалык китаплары тора.
Безнең районда иң элекке хуҗалык китаплары 1934 нче ел белән билгеләп үтелә. Авыл җирлекләре Башкарма комитетлары сәркәтибләре тарафыннан 1945 елга кадәр районның барлык хуҗалык китаплары цифрлаштырып, 29525 скан-сурәт (227 берәмлек) булдырдылар.