ЯҢАЛЫКЛАР


9
февраль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Чулпылар, чигүле алъяпкычлар, калфак, яулыклар, читекләр... Бүгенге көндә боларның барсын да сәхнәдә, йә күргәзмәләрдә генә күрергә мөмкин. Менә шулай сокланып карап торасың да, уйланып китәсең... Нинди матур булган бит халкыбызның милли киемнәре, бизәнү әйберләре, кабатланмас чигү бизәкләре.

Борынгы әби –бабаларыбыздан сакланып калган әйберләрнең кайсысын гына кулга алсак та, аннан җан җылысы бөркелеп тора. Никадәр төгәл, матур итеп эшләнгәненә шаккатасың. Һәрнәрсәгә саклык белән караганнар, чөнки бөтенесенә дә күп көч, ә иң мөһиме күп вакыт сарыф ителгән, шуңа күрә дә әйберләрнең күбесендә тамгалар күрергә мөмкин, алай-болай күршенеке белән алышмаска.

Әйтергә кирәк борынгылар бөтен нәрсәне төптән уйлап, һәр әйбергә тирән мәгънә салып эшләгәннәр. Һәм беренче карашка матурлык өчен тагылган чулпыларның да, чигү бизәкләренең дә яшерен мәгънәләре бар икән.

Әлеге серләрне без музейга килгән кечкенә кунакларыбыз, Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2 сыйныфы укучылары, белән бергәләп чиштек.

Укучылар чулпыларны ясау ысуллары һәм ни өчен хатын-кызлар аларны толымнарына тагып йөрүләре турында сөйләп сөендерделәр... “Татар кызын башта ишетәсең, аннан гына күрәсең”,- дия торган булганнар икән, чөнки толымнарындагы чулпыларның зеңгел-зеңгел килүе әллә кайлардан ишетелеп торган. Ә менә, матурлык өчен генә тактылар микән соң, дигән сорауга җавап мондый булды: “Матурлык өчен генә түгел, чулпылардагы тәнкәләрнең тавышы кызларны начар көчләрдән, шайтаннардан саклый дип ышанганнар”.  2 сыйныф укучыларыннан мондый җаваплар ишетү чиксез рәхәт булды. Димәк, халкыбызның гореф-гадәтләре белән кызыксыналар, өйрәнәләр.

Инде чулпыларны бер читкә алып куеп, чигү бизәкләренә күчтек. Менә монда уйланырлык иде. Нәрсә яшеренгән соң бу чәчәкләр, төрле бизәкләр арасында!? Бәлки сезнең ишеткәнегез бардыр, ә балалар өчен бу өр-яңа ачыш булды. Нәсел шәҗәрәсен чиккәннәр борынга заманнарда кызлар, әбиләр. Бизәкнең һәр чәчәге, яфрагы, түгәрәге, тамчысы- боларның һәммәсе аерым мәгънәгә ия. Монда ике як әти-әниләр дә, яңа гаилә корган ир белән хатын да, нәсел дәвамчылары-балалар да, һәммәсе аерым билге белән күрсәтелгән. Ике нәселне бәрәкәт тамгасы тоташтыра, аның өч чаты бар: саулык-сәламәтлек, рухи байлык һәм матди байлык.

Музей фондларында сакланган чигүле түрнәмәләрне, алъяпкычларны, сөлгеләрне карап, һәрберсенә “расшифровка” ясадык. Бу гаиләдә ничә кыз, ничә малай булган, алар корган гаиләләр зур булганмы һәм башка күп нечкәлекләрне ачыкладык. Тарих өйрәнү бик кызыклы, ләкин өйрәнү, эзләнү эшләрен иң беренче үз гаиләңнән, үз нәселеңнән башларга кирәк. Шуңа күрә килгән кунакларыбызга без милли бизәкләр кулланып, үз шәҗәрәләрен ясарга тәкъдим иттек. Бер мизгелен әйтеп китәсе килә, бер кечкенә егет төсле кәгазънең сарысын тотканда тырышып бер тамчы артыннан икенчесен, өченчесен, дүртенчесен,  аннан бер кызыл тамчы кисте. Шәҗәрәдә хата китмәсен дип янынына килдек. Баксаң, һичбер буталмаган, гаиләдә алар 5 бала: дүрт малай һәм бер кыз икән! “Күр әле, әти-әниеңдә никадәр зур байлык бар икән”,- дип сокланмыйча булдыра алмадык.

Очрашуыбыз шундый рәхәт, җылы үтте. Һәр гаиләнең нәселе буыннан буынга үссен, бизәк чатлары киңәеп, җәелеп барсын иде, һәр корылган яңа гаиләнең күп-күп сау-сәламәт тамчылары булсын иде. Чөнки һәр гаиләдә иң кадерлесе ул- балалар! Ә үз халкының гореф-гадәтләрен беләгән, өлкәннәрне хөрмәт иткән тәрбияле бала икеләтә зур бәхет...

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International