ЯҢАЛЫКЛАР


5
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

5 февральдә ел саен Эрудит көне билгеләп үтелә. Шуңа бәйле рәвештә Иске Минзәләбаш мәдәният йортында «Инновациялар - көндәлектә»д игән викторина узды. Уенда ике команда «Деловые ребята» һәм «Семейка Умейка» катнашты, алар «Иң белемле» исеме өчен ярыштылар. Уен барышында балалар 3 тур үтте: «Салтыков – Щедрин М.Е. әкиятләрен белүчеләр»,  «Иң - иңнәр», «Хикмәтле сораулар». Мондый уеннар танып белү сәләтләрен, эрудицияне үстерә, фикерләүне, хәтерне ныгыта.

Һәр дөрес җавап өчен командалар баллар алды. Һәр команда үз фикерләү, фикер йөртү, исбатлау осталыгын күрсәтә алды.

Саклаубаш урта мәктәбенең мәдәният хезмәткәрләре Россиядә Гаилә елына багышланган «Эрудит көне» викторинасын үткәрделәр. Викторинада укучылар зур кызыксыну белән катнаштылар, бик күп яңа һәм файдалы мәгълүмәт алдылар. Интеллектуаль уеннарның максаты фикерләү үсешенә, реакция тизлегенә, танып белү активлыгына, үзара ярдәм итү атмосферасын булдыруга ярдәм итү; балаларның интеллектуаль сәләтләрен ачыклау, уен барышында бер-берсенә карата игелекле мөнәсәбәт тәрбияләү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International