ЯҢАЛЫКЛАР


8
июль, 2024 ел
дүшәмбе

Гаилә көненә багышланган матур бәйрәмдә "Секреты ручной набойки по ткани" дип аталган интерактив чара үткәрдек. Балалар бик теләп катнаштылар, ә үзләренең нәни куллары белән бизәгән кулъяулыкларын "Әниемә бүләк итәм,"- дип үзләре белән алдылар.


11
июнь, 2024 ел
сишәмбе


Сарман гимназиясенең мәктәп яны лагерына йөрүче балалар өчен "Батырлар эзеннән" интерактив чара үткәрелде.


7
июнь, 2024 ел
җомга

Морад Рәмзи исемендәге Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе яны лагерына йөрүче балалар өчен "Батырлар эзеннән" интерактив чара үткәрелде.


5
июнь, 2024 ел
чәршәмбе

Ә без Сарман гимназиясенең мәктәп яны лагерына йөрүче балалар өчен күңелле каникул оештыруыбызны дәвам итәбез. Бүген беренче һәм икенче сыйныфларны тәмамлаган укучылар белән рәхәтләнеп уйнадык, көлештек, тапкырлыкта һәм тизлекткә көч сынаштык. Һәм әлбәттә соңыннан бик тәмле ботка белән сыйладык.


4
июнь, 2024 ел
сишәмбе

Җәйнең беренче көннәреннән мәктәп яны балалар лагерьлары үз эшләрен башлап җибәрделәр. Һәм әлбәттә, һәрвакыттагыча музей хезмәткәрләре дә балаларның ялын оештыруда актив катнашалар. Бүгенге кунакларыбыз әле яңа гына балалар бакчасы белән хушлашып килгәннәр, тик тиздән алар Сарман гимназиясенең 1 сыйныф укучылары булып, белем иленә сәяхәтләрен башлап җибәрерләр. Ә хәзергә алда әле ямьле җәйнең 3 ае көтә.

Һәр елны без балаларга кызыклы һәм мавыктыргыч программа әзерләргә тырышабыз. Быел исә аларны марш бросок көтә. Нинди генә сынаулар оештырып, киртәләр корып куйсак та балаларның бердәмлеге, дуслыгы аларга җиңү байрагын табарга ярдәм итте. Ә инде соңыннан аларны учакта пешкән ботка көтә иде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International