ЯҢАЛЫКЛАР


20
октябрь, 2023 ел
җомга

Сарман гимназиясенең 7 А сыйныфы укучылары өчен "Галиҗәнап китап" темасына әңгәмә үткәрелде.


4
октябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Сарман гимназиясенең 4 В сыйныфы укучылары "Хәтер бизәкләре" интерактив чарасында катнаштылар.


3
октябрь, 2023 ел
сишәмбе

"Җәмигъ" мәчете балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре "Хәтер бизәкләре" интерактив чарасында катнаштылар.

"Путешествие в прошлое" пректын гамәлгә ашыру кысаларында, Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7В сыйныфы укучылары "Археология" дип аталган интерактив чарада катнаштылар.


2
октябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Кәүҗияк төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен “Чүлмәкче әкияте” дип исемләнгән интерактив чара үткәрелде. Шөгыль барышында кызыл балчыктан рәхәтләнеп төрле хайваннар, кәрзиннәр ясадылар һәм үзләрен чүлмәк ясау эшенең чын осталары итеп хис иттеләр. Иң мөһиме, бу һөнәр турында бик күп яңалыклар белделәр.


16
июнь, 2023 ел
җомга

Борынгы әби –бабаларыбыздан сакланып калган әйберләрнең кайсысын гына кулга алсак та, аннан җан җылысы бөркелеп тора. Никадәр төгәл, матур итеп эшләнгәненә шаккатасың. Һәрнәрсәгә саклык белән караганнар, чөнки бөтенесенә дә күп көч, ә иң мөһиме күп вакыт сарыф ителгән, шуңа күрә дә әйберләрнең күбесендә тамгалар күрергә мөмкин, алай-болай күршенеке белән алышмаска.

Әйтергә кирәк борынгылар бөтен нәрсәне төптән уйлап, һәр әйбергә тирән мәгънә салып эшләгәннәр. Һәм беренче карашка матурлык өчен тагылган чулпыларның да, чигү бизәкләренең дә яшерен мәгънәләре бар икән.

Тарих битләрен Сарайлы гомуми белем бирү мәктәбе яны лагерена йөрүче балалар белән барладык.

 Петровка заводы гомуми белем бирү мәктәбе яны лагерена йөрүче укучылар музей тарафыннан үткәрелүче "Уеннард сакланган тарих" дип исемләнгән интерактив программасында катнаштылар. Безнең  чараларыбыз балаларның ялын оештыру гына түгел, ә һәр катнашучы өчен кызыклы һәм аңлаешлы форматта тарихи мәгълүматны үз эченә алган күләмле эш.


8
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Эх, кайчандыр без дә май аеның соңгы көннәрен санап, уку тәмамланганын, ямьле җәй көннәрен көтеп ала идек. Үзебез исә, каникулның беренче көненнән янәдән мәктәпкә, лагерҗга җыела идек. “Күптән”  курешмәгән сыйныфташларың белән сагынышып күрешәсең, чабасың, уйныйсың, әрәмәлеккә походка, кинотеатрга һәм башка күп җирләргә барасың...

Менә шундый рәхәт, җылы хәтирәләргә күмә мәктәп яны лагереннан килгән балалар.  Ә алар өчен һәрвакыттагыча бездә кызыклы программалар әзер. Тарихны алар өчен кызыклы, мөһим итеп күрсәтү өчен ниләр генә ясамыйбыз, ниләр генә эшләмибез. Бу юлы да, “кыргый атларга” кадәр кайтарттык. Чөнки элек-электән татарларның милли бәйрәмнәрендә төп рольне атлар башкарган. Ат арканлау, ат чабышлары, атта чабып барганда җәядән ук ату һәм башкалар.

Әле ярый вакыт машинабыз бар, фантазиянең чиге юк! Утырдык та, киттек балалар белән тарих битләрен барлап.
Машинаның төтеннәре җилләп,күзне ачсак,ни күрик!!! Тирә - юньдә атлар пошкыра,ярминкә гөрли, халык җыелган!!! Бүгенге көндә онытылган, ләкин ерак үткәннәрдә татарларның олы бәйрәмнәренең берсе булган - "Җыен" бәйрәменең нәкъ кызганнан кызып барган мизгеленә килеп төштек!


2
июнь, 2023 ел
җомга

Чулпылар, чигүле алъяпкычлар, калфак, яулыклар, читекләр... Бүгенге көндә боларның барсын да сәхнәдә, йә күргәзмәләрдә генә күрергә мөмкин. Менә шулай сокланып карап торасың да, уйланып китәсең... Нинди матур булган бит халкыбызның милли киемнәре, бизәнү әйберләре, кабатланмас чигү бизәкләре.

Борынгы әби –бабаларыбыздан сакланып калган әйберләрнең кайсысын гына кулга алсак та, аннан җан җылысы бөркелеп тора. Никадәр төгәл, матур итеп эшләнгәненә шаккатасың. Һәрнәрсәгә саклык белән караганнар, чөнки бөтенесенә дә күп көч, ә иң мөһиме күп вакыт сарыф ителгән, шуңа күрә дә әйберләрнең күбесендә тамгалар күрергә мөмкин, алай-болай күршенеке белән алышмаска.

Әйтергә кирәк борынгылар бөтен нәрсәне төптән уйлап, һәр әйбергә тирән мәгънә салып эшләгәннәр. Һәм беренче карашка матурлык өчен тагылган чулпыларның да, чигү бизәкләренең дә яшерен мәгънәләре бар икән.

Әлеге серләрне без Янурыс балалар бакчасыннан килгән кечкенә кунакларыбыз белән бергәләп чиштек.

                                                                     

 


28
апрель, 2023 ел
җомга

Музей "Свет" социаль ярдәм фонды тарафыннан "Без исключения" Бөтенроссия бәйгесендә җиңүчеләр рәтендә. Әлеге бәйгедә җиңүчеләр өчен оештыручылар мәхсүс бүләкләр әзерләгән. Бүләк музейга килеп җитте.

Проектны гамәлгә ашыру музейда инклюзив практикаларны үстерүгә зур һәм ышанычлы адым булып тора. "Путешествие в прошлое" -  тарих белән танышу гына түгел, ә мөмкинлекләре чикле  балалар өчен кызыклы сәяхәт тә. Проект кысаларында Тукай, Мөслим районнарының мәктәп-интернатларыннан, Сарман районы Иске Минзәләбаш, Сарман авылы коррекция сыйныфларыннан балалар музейга килә ала. Проектны иң кызыклы, мавыктыргыч өлеше интерактив панельдә эшләү. Һәр очрашуга балалар өчен тапкырлык һәм игътибарлылыкка юнәлдерелгән  кызыклы интерактив биремнәр әзерләнә.

Бу очрашулар һәрвакыт үзенчәлекле җылы узалар, ә кызыксып янып торган күзләр  һәм балаларның йөзләрендәге елмаю безнең өчен иң зур бүләк! Ә алда проект буенча күп кенә интерактив чаралар көтә, аның тормышка ашырылуын сез безнең ВК битендә һәм ТР Муниципаль берәмлекләр порталында күзәтә аласыз.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International