ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2023 ел
җомга

Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре «Георгиевская ленточка» акциясе кысаларында Сарман гимназиясенең 1а сыйныфы укучылары белән очраштылар, аларның һәрберсенә тасма тапшырылды.

Шулай ук укучылар игътибарына якташыбыз, Бөек Ватан сугышы ветераны Хәмитов Гыйльмөхәммәт Зиятдин улының истәлекләре дә тәкъдим ителде. Мондый чаралар укучылар өчен бик мөһим, чөнки сугыш ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә хөрмәт күрсәтү, ватанпәварлык үз тормышлары бәрабәренә күптән көтелгән Җиңү көнен якынайткан кешеләр үрнәгендә тәрбияләнергә тиеш.


9
февраль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Чулпылар, чигүле алъяпкычлар, калфак, яулыклар, читекләр... Бүгенге көндә боларның барсын да сәхнәдә, йә күргәзмәләрдә генә күрергә мөмкин. Менә шулай сокланып карап торасың да, уйланып китәсең... Нинди матур булган бит халкыбызның милли киемнәре, бизәнү әйберләре, кабатланмас чигү бизәкләре.

Борынгы әби –бабаларыбыздан сакланып калган әйберләрнең кайсысын гына кулга алсак та, аннан җан җылысы бөркелеп тора. Никадәр төгәл, матур итеп эшләнгәненә шаккатасың. Һәрнәрсәгә саклык белән караганнар, чөнки бөтенесенә дә күп көч, ә иң мөһиме күп вакыт сарыф ителгән, шуңа күрә дә әйберләрнең күбесендә тамгалар күрергә мөмкин, алай-болай күршенеке белән алышмаска.

Әйтергә кирәк борынгылар бөтен нәрсәне төптән уйлап, һәр әйбергә тирән мәгънә салып эшләгәннәр. Һәм беренче карашка матурлык өчен тагылган чулпыларның да, чигү бизәкләренең дә яшерен мәгънәләре бар икән.

Әлеге серләрне без музейга килгән кечкенә кунакларыбыз, Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2 сыйныфы укучылары, белән бергәләп чиштек.

Укучылар чулпыларны ясау ысуллары һәм ни өчен хатын-кызлар аларны толымнарына тагып йөрүләре турында сөйләп сөендерделәр... “Татар кызын башта ишетәсең, аннан гына күрәсең”,- дия торган булганнар икән, чөнки толымнарындагы чулпыларның зеңгел-зеңгел килүе әллә кайлардан ишетелеп торган. Ә менә, матурлык өчен генә тактылар микән соң, дигән сорауга җавап мондый булды: “Матурлык өчен генә түгел, чулпылардагы тәнкәләрнең тавышы кызларны начар көчләрдән, шайтаннардан саклый дип ышанганнар”.  2 сыйныф укучыларыннан мондый җаваплар ишетү чиксез рәхәт булды. Димәк, халкыбызның гореф-гадәтләре белән кызыксыналар, өйрәнәләр.

Инде чулпыларны бер читкә алып куеп, чигү бизәкләренә күчтек. Менә монда уйланырлык иде. Нәрсә яшеренгән соң бу чәчәкләр, төрле бизәкләр арасында!? Бәлки сезнең ишеткәнегез бардыр, ә балалар өчен бу өр-яңа ачыш булды. Нәсел шәҗәрәсен чиккәннәр борынга заманнарда кызлар, әбиләр. Бизәкнең һәр чәчәге, яфрагы, түгәрәге, тамчысы- боларның һәммәсе аерым мәгънәгә ия. Монда ике як әти-әниләр дә, яңа гаилә корган ир белән хатын да, нәсел дәвамчылары-балалар да, һәммәсе аерым билге белән күрсәтелгән. Ике нәселне бәрәкәт тамгасы тоташтыра, аның өч чаты бар: саулык-сәламәтлек, рухи байлык һәм матди байлык.

Музей фондларында сакланган чигүле түрнәмәләрне, алъяпкычларны, сөлгеләрне карап, һәрберсенә “расшифровка” ясадык. Бу гаиләдә ничә кыз, ничә малай булган, алар корган гаиләләр зур булганмы һәм башка күп нечкәлекләрне ачыкладык. Тарих өйрәнү бик кызыклы, ләкин өйрәнү, эзләнү эшләрен иң беренче үз гаиләңнән, үз нәселеңнән башларга кирәк. Шуңа күрә килгән кунакларыбызга без милли бизәкләр кулланып, үз шәҗәрәләрен ясарга тәкъдим иттек. Бер мизгелен әйтеп китәсе килә, бер кечкенә егет төсле кәгазънең сарысын тотканда тырышып бер тамчы артыннан икенчесен, өченчесен, дүртенчесен,  аннан бер кызыл тамчы кисте. Шәҗәрәдә хата китмәсен дип янынына килдек. Баксаң, һичбер буталмаган, гаиләдә алар 5 бала: дүрт малай һәм бер кыз икән! “Күр әле, әти-әниеңдә никадәр зур байлык бар икән”,- дип сокланмыйча булдыра алмадык.

Очрашуыбыз шундый рәхәт, җылы үтте. Һәр гаиләнең нәселе буыннан буынга үссен, бизәк чатлары киңәеп, җәелеп барсын иде, һәр корылган яңа гаиләнең күп-күп сау-сәламәт тамчылары булсын иде. Чөнки һәр гаиләдә иң кадерлесе ул- балалар! Ә үз халкының гореф-гадәтләрен беләгән, өлкәннәрне хөрмәт иткән тәрбияле бала икеләтә зур бәхет...

 


7
февраль, 2023 ел
сишәмбе

Шәһәр өчен дә, бөтен ил өчен дә тыныч вакыт 1941 елда өзелде. Сталинград предприятиеләре тулысынча хәрби продукция чыгаруга күчә. Станоклар артына хатын-кызлар һәм балалар баса. Ә 1942 елның июлендә сугыш турыдан-туры Иделгә килә. 17 июльдә миллионнан артык солдат, хатын — кыз, балалар, картлар гомерен өзгән канлы һәм батыр Сталинград сугышы башланган.

Дошман очкычлары ташлаган снарядлар шәһәр районнарының зур өлешен җимереп бетерәләр. Әмма сталинградлылар, землянкаларда яшәп, подвалларда  качып, ныгытмалар төзүне дәвам иттеләр һәм станоклар артында эшләрен дәвам итәләр. 200 көн дәвамында совет гаскәрләре һәм Сталинград халкы нацистлар армиясенә каршы торалар. Совет кешеләренең ныклыгы, батырлыгы, фидакарьлеге шәһәрне саклап калырга гына түгел, ә аннары генерал Паулюс армиясен (1943 елның февралендә) җимерергә мөмкинлек бирә…

«Сталинград: хәтер вакыттан кыйммәтлерәк» программасы нәкъ менә шушы истәлекле датага багышланган. Анда Сарман урта мәктәбенең 5 нче В сыйныфы укучылары катнашты. Чара барышында алар махсус, “понтонно-мостовые”, батальоннар эшчәнлеге белән таныштылар. Әлбәтта укучыларга һәрвакыттагыча үзләренә тотып эшләп карарга мөмкинлек бирелде. Алар  алдан әзерләнгән материаллардан, кадак һәм бүтән беркетү җайланмаларын кулланмыйча күпер җыеп карадылар. Күпернең макетын җыяр өчен генә дә күп сабырлык, бердәмлек һәм тырышлык кирәк булып чыкты. “Бердәмлектә көч” дип юкка гына әйтмәгән әби-бабайлар, берничә тапкыр күпернең ишелүенә карамастан, балалар бердәмлек, үҗәтлек кәрсәтеп төзү эшләрен уңышлы гына тәмамладылар.

Ләкин биремнәр моның белән генә бетмәде, яралыларны аның аша икенче ярга күчерүне оештырырга боерык килде. Моның өчен носилкалар кирәк. Аларны ныклы ике таяк һәм баудан  ясарга туры килде. Әле бит дошманнан да сакланырга, яралыларга исән-имин күперне кичәргә мөмкинлек кирәк. Моның өчен махсус катапульталар ясалды.

Әлеге чара укучыларга дуслык, бердәмлек һәм  белемнең никадәр мөһим икәнен күрсәткәндер дип  дип ышанабыз. Совет солдатларының һәм гомумән халыкның нәкъ менә шушы сыйфатлары җиңүгә ирешергә ярдәм иткән!


3
февраль, 2023 ел
җомга

Сарман гимназиясенең 2 Б сыйныфы укучылары "Икмәк кадере" интерактив чарасында катнаштылар.

Бүгенге көндә кибеткә керсәң ипинең ниндие генә юк- агы,карасы, тәмләткечләр кушылганы һәм башка бик күп төрләре киштәләрне тутырып торалар.

Ә менә элек,комбайн,трактор,элеваторлар һәм бүгенге көндә эшне җиңеләйтүче башка мөмкинлекләр булмаган чорда ничек булды икән? Басудан өстәлгә кадәр хуш исле ипи нинди юл үткән? Боларның барсын да укучы балалар Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеенда күреп кенә түгел, ә үз куллары белән чабагач, ярма ташы, иләк, җилпүчне тотып эшләп карадылар.

Чарабызның ахрында музеебызга килгән кечкенә кунаклар ипи белән сыйландылар.

Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан үткәрелгән чираттагы чара, балалар өчен, икмәк кадеренең тирән мәгънәсенә төшенү булгандыр дип ышанабыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International