23 нче апрель көнне 4 нче номерлы «Кызыл Калфак» балалар бакчасы коллективы Бөтенроссия өмәсендә катнашты. Өмә бик күңелле һәм нәтиҗәле үтте. Балалар бакчасы территориясе язның барлык төсләре белән балкып тора.
Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУНӘН килде:
Консультация-кисәтү
метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында
2022 елның 26 апрелендә 12 сәгатьтән 21 сәгатькә кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда 26 апрельдә көндез һәм кич белән урыны белән яшен, көньяктан, көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Көнчыгыш Кама аръягы һәм Кама аръягы буенча:
Алмашынучан болытлы һава.
Төнлә урыны белән бераз яңгыр.
Көндез һәм кич урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен.
Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, көндез һәм кич белән урыны белән 15-20 метр тизлектә.
Минималь һава температурасы төнлә +5..+8˚.
Көндез максималь һава температурасы +20..+23˚.
Югары Чыршылы авыл җирлеге оешмалары хезмәткәрләре Бөтенроссия өмәсендә катнаштылар.
1 нче номерлы«Каенкай» балалар бакчасы коллективы Бөтенроссия өмәсендә актив катнашты. Балалар бакчасы территориясен һәм якын-тирә территорияне җыештыру буенча эш алып барылды. Өмә барышында клумбалар чистартылды һәм казылды, уен мәйданчыклары һәм верандалар яңартылды, тирә-юнь җыештырылды. Өмәнең нәтиҗәләрен күрү күңелле: балалар бакчасы чистарак, чиста булды, һәркем үз хезмәтенең бер өлешен кертте.
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм толларга бүләк җыелмаларын тапшыру
23 нче апрель көнне 2 нче санлы спорт мәктәбе дус коллективы "Экояз-2022"республика акциясендә катнашты. Боз сарае һәм Дзюдо бүлеге территориясе тулысынча чистартылды. Өмә барышында газоннар чистартылды, коры-сары җыештырылды, куаклар киселде, агачлар агартылды. Саф һавада эшләү барысына да бик күп уңай эмоцияләр китерде.
Яңа уку атнасы икенче санлы Җәлил мәктәбендә тантаналы линейка белән башланып китте. Яшь армия отрядының стройда йөрү буенча күрсәтмә чыгышы булды.
Бүген Нәкыйф Фатыйх улы Вәлиевка 80 яшь тулды. Юбилярны район башлыгы Фәрит Хөснуллин котлады. Котлауларга районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, "Сарман "агрофирмасы" ҖЧҖ директоры урынбасары Диккат Хөснетдинов та кушылды.
Бүген район Советының утырышлар залында Сарман муниципаль районында Террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды. Утырышта РФ Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча Зәй шәһәрендәге бүлеге хезмәткәре Ильвир Харисов, Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең Зәй районара тикшерү бүлеге җитәкчесе Рамил Исмәгыйлев катнашты.
Утырышны район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.
23 нче апрель безнең бөтен тату коллективыбыз балалар бакчасы территориясен җыештыру буенча экологик өмәдә катнашты. Балалар бакчасы территориясе чүп-чардан һәм коры яфраклардан тиз чистартылды, клумбалар һәм газоннар тәртипкә китерелде.