И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Бу сүзләрне белмәгән кеше юктыр илебездә. Тукай телендә сөйләшәбез, тәмле телдә. Бүген бөек шагыйребез Тукаебызның туган көне. Шул уңайдан бакчабызда күңелле кичә үтте. Су анасы балаларны, Кәҗәкәй белән Сарыкны, Шүрәлене үзенә кунакка чакырып бәйрәм үткәрде. Безнең балалар Тукайны һәм аның әсәрләрен бик яраталар, шигырьләрен сөйләп, әкиятләрен сәхнәләштерәләр.
Кичәне йомгаклау итеп балаларга, алдан бәйгегә әти-әниләре белән бергә ясаган кул эшләре өчен, дипломнар тапшырылды. Вакыт бик тиз һәм күңелле үтте. Балаларыбыз Тукайны белеп яшәсәләр, туган телебез онытылмас дип ышанабыз.
Бүген Җәлил 1 нче санлы мәктәбе базасында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Хөснимәрдәнова Розалия Раиф кызы «Ясалма интеллект» дигән темага Саннар дәресе үткәрде.
"Өмәләр үткәрү-без һәрвакыт хуплыйбыз торган күркәм һәм күпьеллык традиция.... Шимбә өмәсе-чын хезмәт бәйрәме ул, теләгән һәркем вакытны файдалы итеп үткәрә, уртак эшкә кушыла, туган шәһәргә, кайда яшисең икәнлегеңне аңлый ала".
25 апрель көнне "Әкият" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Бөтенроссия "Экологлар көне"ндә актив катнаштылар.Һәр төркемдә төрле чаралар үткәрелде.Балалар "экологлар табигатьне саклыйлар" дигән рәсемнәр күргәзмәсе оештырдылар, өлкән яшьтәге балалар белән экологик юнәлештәге тематик дәресләр үткәрелде.
Хөрмәтле райондашлар!
Бүген, 26 апрельдә, Татарстан Республикасында Туган тел көне бәйрәм ителә. Бу бәйрәмнең татар халкының бөек һәм бар татар дөньясы өчен кадерле булган Габдулла Тукайның туган көненә туры китерелүе очраклы түгел, билгеле. Быел сөекле Тукаебызның тууына 136 ел. Бу бәйрәмнәрне республикабыз халкы һәм үзен татар дип санаган, үз телен һәм милләтен хөрмәт иткән һәр кеше зурлап билгеләп үтә.
Туган тел – безне берләштерүче, бер халык итүче рухи байлыгыбыз. Туган тел аша ата-бабаларыбызның кадерле мирасы буыннан буынга күчә, аның ярдәме белән без дөньяны танып белергә өйрәнәбез, тормыш тәҗрибәсе туплыйбыз. Туган телебезне, күз карасыдай саклап, кадерле ядкарь итеп үзебезнең балаларыбызга, оныкларыбызга тапшыру – безнең изге бурыч.
Хөрмәтле райондашлар! Сезгә туган телдә аралашу шатлыгы, илебезгә тынычлык, халкыбызның бердәм һәм тату булуын телим.
Татарстан Республикасы Архив Фонды документларын саклап калу максатыннан Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының архив бүлегендә "Путь Ленина" берләшкән архив фондының документлары электрон формага кучерелә.
7 нче санлы "Ләйсән" балалар бакчасы коллективы Бөтенроссия өмәсендә актив катнашты. Өмә барышында балалар бакчасы территориясе һәм якын - тирә территорияне җыештыру буенча эш алып барылды.
Шигърият күгендә иң якты йолдыз булып янучы бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән балалар кече яшьтән таныша башлыйлар.
Бүген Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында бөек шагыйребез Г.Тукайның туган көнен билгеләп үттек. Әлеге әдәби-музыкаль кичәдә балалар әдипнең шигырьләрен сәхнәләштерделәр, аның сүзләренә язылган җырларны җырладылар, кунакка килгән әкият геройлары белән уйнадылар.
Шунысы куанычлы: шагыйребез иҗаты белән татар балалары гына түгел, ә башка милләт балалары да кызыксына, алар да Тукай шигырьләрен теләп өйрәнә, сәнгатьле итеп сөйли, татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел” җырын искиткеч зур осталык белән башкаралар.
Татарстан мәктәпләрендә дәүләт флагын күтәрү традициясе старт алды. Һәр яңа атна саен укучылар гимннан башлана. Шулай итеп, бүген, 25 нче апрельдә Җәлил гимназиясе укучылары иртәсен Россия һәм Татарстан әләмен күтәрүдән һәм Россия гимнын тыңлаудан башладылар. Мондый чаралар укучыларда патриотизм формалаштыруга ярдәм итә.
Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашучыларның, аларның тол калган хатыннарының хәлләрен белеште, Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау открыткалары, азык-төлек җыелмалары тапшырды.