ЯҢАЛЫКЛАР


17
февраль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе " ФДБУНӘН килде.

Идел буе Болгар дәүләте тарафыннан ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан, Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре  “Ислам – религия мира” дип исемләнгән әңгәмәләр циклын дәвам итәләр. Чираттагы очрашуда  Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 һәм 11 сыйныф  укучылары ислам динен кабул итү, Сарман ягының күренекле дин эшлеклеләре, мәчет мәдрәсәләре тарихы, XVII-XX йөзләргә караган кулъязма һәм басма китаплар күргәзмәсе белән таныштылар.

Тэги: #музейсарманово #культурадляшкольников #пушкинскаякарта #годсохранениякультурногонаследиянародовРоссии #1100летияпринятияисламаВолжскойБулгарией

19 февральдә ел саен үткәрелә торган "кышкы балык тоту"ярышы узачак.

16.02.2002 елгы яңалыкларга өстәмә рәвештә ярышлар үткәрү урыны үзгәрүе турында хәбәр итәбез.

Чара Сарман авылында (Әрәмәнлек) узачак.

16 нчы февраль көнне 4 нче санлы "Сандугач" балалар бакчасында Сарман муниципаль районы мәктәпкәчә белем бирү оешмалары һәм тәрбиячеләре арасында "Яшел ут - 2022" дигән балалар арасында юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау буенча район смотр-конкурсының йомгаклау этабы узды. Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасы тәрбиячесе Абдуллина Роза Хәмзә кызы "Юл хәрәкәте кагыйдәләрен иң яхшы белүче" дип танылды. Безнең балалар бакчабыз "Балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтү һәм ата-аналар арасында юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча иң яхшы мәктәпкәчә белем бирү оешмасы" номинациясендә 1 урынны яулады.

Тарих дигәч, мөгаен күпләрнең күз алдына йөзләгән еллар элек борынгы дәүләтләр урнашкан җирлекләрдә археологик казылма эшләре, меңеллык тарихы булган шәһәрләр килә торгандыр. Ә менә үзең атлап йөргән урам, сиксән, туксан, хәтта йөз ел элек нинди булган икән? Гомүмән ул заманаларда булды микән әле ул? Нинди исем йөрткән? Электән калган биналар сакланганмы, аларда нинди оешмалар булган, бәлкем берәр бай йорты булгандыр? Шушы сорауларга җавапларны Сарман гимназиясенең 6 нчы сыйныфлары белән бергеләп эзләдек.

Укучыларга туган ягыбыз, Сарманыбызның, бүгенге көндә Ленин исемен йөрткән үзәк урамы буенча виртуаль экскурсия тәкъдим ителде. 30- 40 нчы елларда төшерелгән фотосүрәтләр безне үткәннәргә алып кайтты. Укучылар шаккатып карап тыңлап утырдылар, агач мәктәпләр, салам түбәле янтайган өйләр, Мөхәммәт Хаҗи байның йорты - һәммәсе дә  гаҗәп иде, чөнки бу чор алар өчен бөтенләй таныш түгел.

Туган якны, туган телеңне, туган дәүләтеңне ярату иң элек үзең яшәгән өеңнән, алтап йөргән тыкрык, урамнардан башлана. Нәкъ менә шуңа күрә, «Үз илемдә –үз телемдә»  проектының төп юнәлеше - үсеп килүче буынны милли кыйммәтләр белән таныштыру, аларда туган якка мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү. 

 

Тэги: #музейсарманово #культурадляшкольников #годсохранениякультурногонаследиянародовРоссии

16
февраль, 2022 ел
чәршәмбе

16 нчы февраль көнне 4 нче санлы «Сандугач» балалар бакчасында Сарман районы мәктәпкәчә белем бирү оешмалары һәм тәрбиячеләре арасында «Яшел ут-2022» дигән балалар арасында юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау буенча район конкурсының йомгаклау этабы булып узды. 3 нче санлы «Аленушка» балалар бакчасы тәрбиячесе Болтоносова Гөлнара Котдус кызы «Балаларны юлларда куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтү һәм ата-аналар арасында юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча иң яхшы тәрбияче» номинациясендә призер булды. Аны котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

14 февраль көнне Җәлил беренче мәктәбендә "психологик иминлеккә адымнар" дигән психология атналыгы башланды. Беренче сыйныф укучылары өчен "мин мәктәп укучысы" дигән дәрес үткәрелде, 4 сыйныф укучылары "Минем хисләрем" уен-тренингында катнаштылар, атна буе мәктәптә "кәеф коймасы"дигән гомуммәктәп акциясе уза.

"Яшел ут-2022"республика конкурсының район этабының соңгы туры

19 нчы февраль көнне Саклаубаш авылында ел саен үткәрелә торган "кышкы балык тоту"ярышы узачак.

14нче февраль көнне Җәлил гимназиясендә "Психологик иминлеккә адымнар" дигән психология атналыгы башланды. Гимназиядә "Командалык", "Лидерлык" кебек тренинглар үткәрелә. Моннан тыш, "Мәктәпнең психологик портреты","Шатлык һәм фаразларлары "дигән акцияләр уза.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International