"Үз илемдә-үз телемдә" проектын гамәлгә ашыру.

2022 елның 17 феврале, пәнҗешәмбе

Тарих дигәч, мөгаен күпләрнең күз алдына йөзләгән еллар элек борынгы дәүләтләр урнашкан җирлекләрдә археологик казылма эшләре, меңеллык тарихы булган шәһәрләр килә торгандыр. Ә менә үзең атлап йөргән урам, сиксән, туксан, хәтта йөз ел элек нинди булган икән? Гомүмән ул заманаларда булды микән әле ул? Нинди исем йөрткән? Электән калган биналар сакланганмы, аларда нинди оешмалар булган, бәлкем берәр бай йорты булгандыр? Шушы сорауларга җавапларны Сарман гимназиясенең 6 нчы сыйныфлары белән бергеләп эзләдек.

Укучыларга туган ягыбыз, Сарманыбызның, бүгенге көндә Ленин исемен йөрткән үзәк урамы буенча виртуаль экскурсия тәкъдим ителде. 30- 40 нчы елларда төшерелгән фотосүрәтләр безне үткәннәргә алып кайтты. Укучылар шаккатып карап тыңлап утырдылар, агач мәктәпләр, салам түбәле янтайган өйләр, Мөхәммәт Хаҗи байның йорты - һәммәсе дә  гаҗәп иде, чөнки бу чор алар өчен бөтенләй таныш түгел.

Туган якны, туган телеңне, туган дәүләтеңне ярату иң элек үзең яшәгән өеңнән, алтап йөргән тыкрык, урамнардан башлана. Нәкъ менә шуңа күрә, «Үз илемдә –үз телемдә»  проектының төп юнәлеше - үсеп килүче буынны милли кыйммәтләр белән таныштыру, аларда туган якка мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International