2021 елның 22 декабрендә «һәр өйгә яңа ел " Бөтенроссия акциясе кысаларында Сарман муниципаль районы Советы, Башкарма комитеты һәм «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе тарафыннан Кызыл зоналарда эшләүче һәм пандемиягә каршы каты көрәш шартларында эшләүче «Сарман РҮХ» ДАССОның медицина персоналына Яңа ел бүләкләре тапшыру оештырылды. Медицина хезмәткәрләренең балалары да бүләкләр алды.
6 декабрьдән 29 декабрьгә кадәр «Татнефть» компаниясенең Хәйрия фонды «ВидеоКотлау» конкурсы үткәрә. Мәктәбебез укытучылары конкурсның җиңүчеләре булдылар. Бүген бистә башлыгы Р.Ә.Кәримов аларны җиңүләре белән тәбрик итте һәм конкурс призларын тапшырды.
Мәктәбебез мөгаллимнәрен укытучыларның һөнәри осталыгын ача торган «Ел укытучысы – 2022» конкурсында яулаган җиңүләре белән белем учагының зур коллективы исеменнән котлыйбыз.
Бүген "Айтуган" универсаль спорт комплексында Сарман һәм Азнакай районнарының хатын-кызлар волейбол командалары арасында иптәшләрчә очрашу узды.
20 һәм 21нче декабрьдә Сарманда "Ел укытучысы - 2021" педагогик осталык конкурсы узды. Җәлил гимназиясен яшь педагог, тарих укытучысы Фәхретдинова Д.Ф. тәкъдим итте. Ике көнлек ярышлар нәтиҗәләре буенча ул "Педагогик дебют" номинациясендә призер исеменә лаек булды.Чын күңелдән котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышлар телибез!
Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин гражданнарны кабул итте.
Бүген район Советының утырышлар залында районның юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышы булды. Утырышны район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев алып барды.
Бүген район Советының утырышлар залында районның гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча комиссия утырышы булды. Утырышны район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев алып барды.
21 нче декабрь көнне Җәлил 1 нче санлы мәктәбендә мәктәп хезмәткәрләренең һәм укучыларының планлы уку эвакуациясе үтте. Эвакуация уңышлы узды, барлык укучылар һәм мәктәп хезмәткәрләре дә хисап вакытында эвакуацияләнде.
Җәлил 1 нче санлы мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары коллективы (җитәкчеләре Шаймарданова Л. Н., Соловьева Ф. Ф.) балалар һәм яшүсмерләр театрларының республика фестиваленең муниципаль этабында җиңүче булды. Коллектив Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге грамотасы белән бүләкләнде. Котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез !