Котлыйбыз

2021 елның 21 декабре, сишәмбе

Мәктәбебез мөгаллимнәрен укытучыларның һөнәри осталыгын ача торган «Ел укытучысы – 2022» конкурсында яулаган җиңүләре белән белем учагының зур коллективы исеменнән котлыйбыз. Музыка укытучысы Регина Рамил кызы Петрякова быелгы бәйгенең «Педагогик дебют», ә Энҗе Илсур кызы Вәлеева «Иң яхшы татар теле укытучысы» номинацияләрендә җиңүче исеменә лаек булдылар. Сәнгать укытучысы Тәнзилә Язкар кызы Гиниятуллина конкурсның лауреаты булды. Без аларга рәхмәтебезне белдерәбез һәм җиңүчеләргә конкурсның алдагы этапларында уңышлар телибез. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International