ЯҢАЛЫКЛАР


14
декабрь, 2021 ел
сишәмбе

«Үз илемдә –үз телемдә»  проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелүче «Песнь глины» дип исемләнгән чираттагы интерактив чарада Петровказавод урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 сыйныф укучылары катнашты. Әлеге мастер-класс -үзеңне чүлмәк ясау остасы итеп тою, үз кулларың белән балчыктан төрле эшләнмәләр, сувенирлар ясау мөмкинлеге ул.

Электән үк әлеге борынгы һөнәрнең осталары хөрмәтле кешеләр булганнар. Чөнки бу эш тырышлыктан тыш әле сабырлык, үҗәтлек, чыдамлылык һәм һәр эшләнмәгә җан җылысын таләп итә. Һөнәр серләрен саклап, буыннан буынга өйрәткәннәр һәм һәрбер гаиләнең үзенең билгеле тамгасы булган.

Вакытлар узган саен керамик эшләнмәләрне башта тимердән, аннан пыяла, пластмассадан ясалган әйберләр кысырыклап чыгара. Ләкин бүгенге көндә яшь буынга борынгы гореф- гадәтләрне өйрәтү программалары нигезендә, һөнәр янәдән актуаль юнәлешләрнең берсенә әйләнде.

Чүлмәкчелек һөнәренең чын остазлары бик аз, безнең районда бөтенләй юк. Кем белә бит, бәлки музейда үткән шөгелләрдән соң, укучылар арасында хезмәт юлын нәкъ менә шушы юнәлеш белән бәйләргә теләүчеләр табылыр. Һәм Сарманыбызда, тирә якка дан тоткан үз осталары булыр.

Тэги: #музейсарманово #годродныхязыковинародногоединства #фолкурок #культурадляшкольников #пушкинскаякарта

«Халык контроле» нә алкоголь сату өлкәсендә хокук бозуларга карата расланган шикаять өчен татарстанлылар акчалата бүләк ала.

2017 елның 2 ноябреннән Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына «алкогольле һәм (яки) спиртлы продукция сату кагыйдәләрен бозу» дигән яңа ябык категория кертелде, ул ТР территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату, шулай ук шәхси затлар тарафыннан легаль булмаган сату очракларын ачыклау буенча гражданнар тарафыннан «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына хәбәрнамәләр бирүне гадиләштерә.

Музей хезмәткәрләре үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүгә аеруча зур игътибар бирәләр. Илебезнең иминлеге  өчен хәзерге яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүнең ролен бәяләп бетерерлек түгел. Нәкъ менә шуңа күрә дә "Они защищали отчий дом» проектының төп максаты - укучыларда гражданлык, патриотизм, аларны патриотик тәрбия бирү буенча актив эшчәнлеккә җәлеп итү юлы белән актив тормыш позициясе формалаштыру. Проектны тормышка ашыру кысаларында «Яшьләр патриотизмында – Россиянең киләчәге» темасына әңгәмә - лекция үткәрелде. Чарада Сарман гимназиясенең 6 Б сыйныфы укучылары катнашты.


13
декабрь, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин гражданнарны кабул итте.


12
декабрь, 2021 ел
якшәмбе

Хөрмәтле район халкы!

12 декабрьдә без Россия Федерациясе Конституциясе көнен билгеләп үтәбез. Илнең Төп законы-һәр гражданинның хокуклары һәм ирекләре гаранты һәм хәзерге заман, прогрессив дәүләтнең киләчәк үсеше өчен нигез.

Илдә тынычлык һәм тәртип һәрберебезгә бәйле. Милләтенә һәм диненә, яшәү урынына һәм биләгән вазыйфасына, җенесенә, яшенә һәм башка аермаларга карамастан, безнең бурыч-Төп Законны хөрмәт итү һәм үтәү, гомумкешелек кыйммәтләренә ия булу. Монда-Ватаныбызның чәчәк атуы, анда яшәүчеләрнең тормыш-көнкүрешен яхшырту өчен төп шарт.

Без үзебезнең бөек ил язмышында катнашуыбызны аерым җаваплылык хисе белән аңларга тиеш.

Район халкын чын күңелдән Россия Конституциясе көне белән котлыйм. Сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, тынычлык һәм чәчәк ату, игелекле эшләрдә һәм башлангычларда уңышлар телим.


11
декабрь, 2021 ел
шимбә

11 декабрь көнне, Россия Федерациясе Конституциясе көне алдыннан, Сарман районы Петровский Завод, Юлтимер, Кәүҗияк белем бирү мәктәпләрендә Россиянең яшь гражданнарына паспортлар тапшыру тантанасы узды. Россия Федерациясе гражданы паспортын алу – шәхеснең Россия дәүләтенә каравын таныклаучы төп документ-югары дәрәҗә һәм бер үк вакытта җаваплылык. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова укучыларны истәлекле көннәре белән котлады, изге теләкләрен җиткерде, район миграция хезмәтенең өлкән инспекторы Гөлнара Фатыйхова белән бергә паспортлар тапшырды. Котлауларга ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина һәм мәктәп директорлары да кушылды.

Инвалидлар декадасы кысаларында, Сарман гимназиясенең  2-9 д сыйныфы укучылары И.шакиров исемендәге сәнгать мәктәбендә кунакта булдылар.

Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә багышланган ункөнлек кысаларында Җәлил беренче санлы мәктәбендә 4 сыйныф укучылары өчен класстан тыш чара үткәрелде. Педагог-китапханәче Лилия Фәритовна балаларга яхшылык, уен кагыйдәләре турында сөйләде. Балалар шигырьләр сөйләделәр, видео - роликлар карадылар, музыка укытучысы Флүзә Фаварис кызы белән бергә җырлар җырладылар. Чакырылган кунаклар-мәгариф бүлеге методисты Айгөл Флюровна, Җәлил гимназиясе педагог-китапханәчесе.

4 декабрь көнне Сарманда Билгесез солдат һәм Ватан Геройлары көненә багышланган "Алар Ватан өчен көрәштеләр" дип исемләнгән тантаналы чара узды. Җәлил 1 нче санлы мәктәбенең "Җиңү волонтерлары" мәктәп отряды әгъзалары Абдуллина Милена,Баһаветдинова Элина, Гыйльфанова Равилә, Байханова Арина, Зиатдинова Диләрә, Юганова Виалета
Халиуллина Зилә Сарман муниципаль районы Советының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Котлыйбыз!

Бүген 2021 нче елның 10 декабрендә «Җәлил гимназиясе» базасында Идел буе федераль округының мәктәп укучылары арасында «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» интеллектуаль олимпиада үтте. Анда Җәлил мәктәпләренең 9-11 сыйныфларыннан 3 команда катнашты. Актлар залында иң акыллы, эрудицияле укучылар җыелды. Олимпиаданың максаты - укучыларны интеллектуаль-иҗади эшчәнлеккә җәлеп итү һәм коллектив хезмәттәшлек, стандарт булмаган фикерләү, логика һәм эрудиция күнекмәләрен үстерү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International