Музей хезмәткәрләре үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүгә аеруча зур игътибар бирәләр. Илебезнең иминлеге өчен хәзерге яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүнең ролен бәяләп бетерерлек түгел. Нәкъ менә шуңа күрә дә "Они защищали отчий дом» проектының төп максаты - укучыларда гражданлык, патриотизм, аларны патриотик тәрбия бирү буенча актив эшчәнлеккә җәлеп итү юлы белән актив тормыш позициясе формалаштыру. Проектны тормышка ашыру кысаларында «Яшьләр патриотизмында – Россиянең киләчәге» темасына әңгәмә - лекция үткәрелде. Чарада Сарман гимназиясенең 6 Б сыйныфы укучылары катнашты.