Бүген районга эш визиты белән «Алкоторг» ҖЧҖнең сатулар буенча җитәкчесе урынбасары Денис Новоселов килде . Район башлыгы Фәрит Хөснуллин һәм «Алкоторг» ҖЧҖ сәүдә вәкиле Айрат Габдрахманов белән бергә «Татспиртпром»АҖ җитештергән продукцияне сатуны арттыру буенча муниципаль берәмлекләр өчен мотивацион программа турында фикер алыштылар.
2021 елның 20 июленнән 20 августына кадәр, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе боерыгы нигезендә, Сарман муниципаль районында «Комбайн операциясе»дигән шартлы исем астында рейдлар үткәрелә. Рейдлар вакытында теркәү документлары, рөхсәт категориясе булган тракторчы-машинист таныклыклары, техник карау узу турында таныклыклар, ут сүндергечләр, аптечка, су, көрәк, булуга, тавыш һәм яктырту приборларының төзеклегенә, аерым игътибар бирелә. Узган чорда Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы бүлеге тарафыннан «Җәлил» агрофирмасы «ҖЧҖ,» Сарман «агрофирмасы» ҖЧҖ, "Нөркәй" агрофирмасы " ҖЧҖ һәм районның фермер хуҗалыклары комбайннарны тикшерү уздырылды.
Районыбыз кырларында кызу эш көннәре. Буген Сарман муниципаль район Башлыгы Фәрит Хөснуллин алдынгы комбайнчыларны тәбрикләде.
Киләсе мастер-класс" Күңелле керпе " дип аталды. Ул " пуантель "техникасында гуашь буяулары белэн башкарылды. Пуантель техникасында рәсем чиста, палитрада кушылмаган, буяулар белэн тортеклэр белэн ясала. Балалар зур кызыксыну белән яңа техникада эшләделәр. Мамык таякчыклар белән эшлэнгэн эш балаларны бик мавыктырды. Керпе төрле төстә hэм йомры формада ясалды. Балалар түземсезлек белән киләсе мастер-классларны көтеп калдылар.
Жэлил поселогы башкарма комитеты
Чуар яфрак ,
Утырган яфракка.
Утырган-утырган
Һәм очкан еракка.
Әлбәттә, бу күбәләк. Һәм 07.08.2021 конне без "Күбәләк"дигән поделка ясадык. Балаларга ясалышы жинел булган, якты төслэр белэн буялган күбәләкләр бик ошый, шундый кул эшлэре балаларнын кэефлэрен кутэрэ. Төсле фетрдан балалар кубэлэкнен канатларын кистеләр һәм аларны үзара ябыштырдылар. Аннары балалар күбәләкне төрле тоймэлэр белән бизәделәр, мыек ябыштырдылар һәм күбәләк әзер! Материал белэн эшләү логик фикерләүне, уй-карашны яхшырта, игътибарлы ойрэтэ. Бу мастер-класс бик кызыклы һәм күңелле узды.
Жэлил поселогы башкарма комитеты
Районыбызның хөрмәтле төзүчеләре!
Барыгызны да чын күңелдән Төзүчеләр көне белән котлыйм! Төзүчеләр тырышлыгы белән районыбызда торак йортлар сафка баса, мәктәпләр, балалар бакчалары, хастаханәләр һәм башка социаль учреждениеләр төзекләндерелә. Бу районыбызның инфраструктурасы үсүе, халык өчен уңайлыклар тудырылуы турында сөйли. Киләчәктә дә төзүче һөнәре хөрмәтле һәм кирәкле, ә хезмәтегез нәтиҗәләре озак еллар районыбыз горурлыгы булыр, дип ышанам. Авыр һәм мактаулы хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә! Төзелеш тармагында эшләүчеләргә һәм хезмәт ветераннарына чын күңелдән корычтай нык сәламәтлек, гаилә бәхете, хезмәт уңышлары телим!
28 июльдә Татарстан башкаласында «Бердәм Россия»нең мобиль кабул итү бүлмәләре эшли башлады. Проектның максаты - 2021 елның 19 сентябрендә Дәүләт Думасына сайлауларда сайлау алды программасын формалаштыру өчен республика халкының теләкләрен һәм наказларын җыю. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, машиналар шәхси саклану чаралары һәм антисептиклар җыелмасы белән җиһазландырылган.
Җәлил балалар музыка мәктәбе укучылары концерты.
2021 елның 5 августында М.Жэлил исемендэге бульварның концерт мәйданчыгында балалар музыка мәктәбе укучылары һәм укытучылары тамашачыларга үзләренең концерт программасын тәкъдим иттеләр. Программада «Омет» дип исемлэнгэн гармунчылар ансамбле, җитәкчесе Юзлибаева Р. М.; татар вокаль ансамбле «Елмай», «Ихлас» вокаль ансамбле, җитәкчесе Нуретдинова Л. С. катнаштылар. Шулай ук Кадыйров Ислам, Савганов Азамат узлэренен осталыкларын курсэттелэр, җитәкчелэре Юзлибаева Р.М.; шулай ук уз эшлэренен осталары Нуриев Эмиль, Якупов Илназ hэм аларнын житэкчелэре Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Гинатуллин Ф.В.; ике сенел Масалимовлар Раяна һәм Руфина, җитәкчелэре Нуретдинова Л. С.. Нуретдинова Ландыш Соббух кызынын һәм Шигапова Оксана Александровнаның җырлары да тамашачыларнын кунеллэренэ хуш килде.
Жэлил поселогы башкарма комитеты
Чәчәк атучы кактусны гуашь белэн ясыйбыз.
Табышмак:
Ул керпегә охшаган,
Җиргә тамыр жибэргэн.
Күзе, борыны, аягы юк,
Бер дигэн, чэнечкеле.
Кызыл анын чәчәге,
Бик матур чәчәкле (кактус).
Буяулар һәм пумалаларыгызны алыгыз. 5 август конне мастер-класс искиткеч кактус рэсемен ясауга багышланган , моны hэркем булдыра ала, монын бернинди дә авырлыгы юк. Бары тик эшне ләззәт алып башкарырга кирәк!
Рәсем ясау – торле моментларны куз алдына китерусэлэтен яхшырта. Шуның аркасында бала истэлеклэрен янарта ала, яна образлар арасында яңа элемтәне курэ ала. Мондый элемтәләр күбрәк булган саен, фикерләү сэлэте яхшыра.
Җәлил поселогы башкарма комитеты
Җирән төлке, әйтерсең, урмандагы агачлар арасында ут кебек янып тора. Ул бик матур йонлач җәнлек, хәйләкәр, моны барлык балалар да белә! Уйлаган эшебезне тормышка ашыру өчен без искиткеч тэм-том яратучы төлкенен рэсемен ясадык. Акварель буяулары белэн буяу техникасы балаларны кызыксындыра. Заливка техникасы ярдэмендэ буяуларны коры яки юеш бит өслегенэ буярга була. Кызгылт сары, зәңгәр, яшел төсләрне кушып, балалар үз эшләренэ матур төсмер бирделэр. Аннан соң, төлкегә татлы кәнфит беркетелде.
Төрле техникада эшләу балаларны бик мавыктыра, үз эшләрен пөхтә эшлэргэ ойрэнэлэр.
Җәлил поселогы башкарма комитеты