28 июльдә Татарстан башкаласында «Бердәм Россия»нең мобиль кабул итү бүлмәләре эшли башлады. Проектның максаты - 2021 елның 19 сентябрендә Дәүләт Думасына сайлауларда сайлау алды программасын формалаштыру өчен республика халкының теләкләрен һәм наказларын җыю. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, машиналар шәхси саклану чаралары һәм антисептиклар җыелмасы белән җиһазландырылган.
Бүген Сарман районында мобиль җәмәгать кабул итү бүлмәсе эшләде. Микроавтобус Сарман һәм Зур Нөркәй авылларында тукталды. Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов мобиль кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать иткән авыл халкы белән аралашты. Шулай ук «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Сарман җирле бүлекчәсе секретаре Фәрит Хөснуллин, партиянең депутатлар фракциясе җитәкчесе Гүзәл Гәрәева һәм башкарма секретаре Гөлшат Салихова катнашты. Халыкны кызыксындырган сораулар су белән тәэмин итү, юллар, җәмәгать транспорты, социаль объектлар төзелеше һ.б. темаларга кагылышлы иде. Һәр мөрәҗәгать каралачак һәм контрольгә алыначак.
Мобиль җәмәгать кабул итү бүлмәләре эше нәтиҗәсендә халыкның иң актуаль һәм еш бирелә торган сораулары «Бердәм РОССИЯ»партиясенең халык программасына керәчәк.
Шулай ук Анатолий Иванов эш визиты белән безнең Сарман аграр көллиятендә булды. Демонстрацион имтиханнар өчен мәйданчыкларны, колледжның остаханәләрен карады, көллиятнең техник җиһазланышы югары дәрәҗәдә булуын, белгечләр әзерләүнең сыйфатын һәм уку йортының эш бирүчеләр белән үзара хезмәттәшлеген билгеләп үтте. Аннан соң Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбендә һәм Зур Нөркәй авыл хуҗалыгы берләшмәсендә булды