Икеайлык һәм халык-ара “Хәтер Бакчасы” акциясе кысаларында 30 апрель көнне мәгариф, мәдәният, авыл җирлеге хезмәткәрләре Дүсем авылы “Сирин” чишмәсе тирәсенә агач утыртттылар, шулай ук авылдашларыбыз Гузәл Фаттахов, Фаяз Хабибуллин, Марат Юнусов, Сирин Давлетов, Сирин Ахмадишин, Рөстәм Гарифуллин, Нәфис Фаттахов катнаштылар
9 майда илебез Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын билгеләп үтә . Бу дата аерым мәгънәгә ия. Бу-сугыш кырларында һәлак булган, тыныч вакытта яралардан вафат булган кешеләр турында изге истәлек. Бу бүгенге көндә исән булган ветераннарга хөрмәт күрсәтү.
Җиңү бәйрәме алдыннан Кәүҗияк төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары авылыбызның Бөек Ватан сугышы ветераннарын бәйрәм белән котладылар, сугыш елларында күрсәткән батырлыклары, тыныч күк йөзе өчен рәхмәт белдерделәр, аларга сәламәтлек, иминлек, озын гомер теләделәр. Аларга шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар һәм үз куллары белән ясалган чәчәк бәйләмнәрен тапшырдылар.
Шәрләрәмә авыл җирлегендэ аншлагларны яңарту
29 нчы апрель көнне район мәдәният йорты үзешчән сәнгать коллективы Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган “Җиңү диктанты” халыкара тарихи диктантта катнашучылар алдында концерт программасы белән чыгыш ясады.
Хөрмәтле райондашлар!
Сезне 1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән чын күңелемнән тәбрик итәм.
Аерым бер үзенчәлекле һәм шатлыклы хис белән сугарылган бу бәйрәмне төрле буын вәкилләре күтәренке күңел белән каршы алалар. Чөнки ул һәр аерым кешенең, һәр гаиләнең һәм, нәтиҗәдә, Сарман районыбыз, туган республикабыз, илебез иминлегенең нигезе булган теләктәшлек, дуслык һәм бердәмлек төшенчәләрен тагын да ныгытучы, хезмәт кешесенә ихтирам хисен чагылдыручы тарихи символга әверелде.
Хөрмәтле райондашлар, сезгә районыбызны үстерүгә-ныгытуга керткән лаеклы өлешегез, фидакарь хезмәтегез өчен олы рәхмәтемне җиткерәм. 1 Май бәйрәме көнендә Сезгә күтәренке кәеф, эшегездә уңышлар, ныклы сәламәтлек, ил-көнебезгә тынычлык һәм иминлек телим.
Изге Рамазан аенда ифтар мәҗлесләре уздыру - күркәм гадәт
29 нчы апрельдә Җәлил гимназиясе базасында халыкара "Җиңү диктанты-2021" акциясе узды. Диктант язуның төп максаты - Бөек Ватан сугышы турындагы белемнәрне сынап карау һәм аны тирәнәйтү, Бөек жиңүнең әһәмиятен халыкка житкерү. Акциядә барлык теләүчеләр катнашты. Диктант барлыгы тест формасында 25 сораудан торды. Тестны үтәүгә 45 минут вакыт бирелде. Катнашучылар биремнәрне уңышлы үтәделәр.
Традиция буенча, 9 нчы сыйныф укучылары ел саен гимназия бакчасында агачлар утырталар. Быел алар сыйныф җитәкчеләре Шакирова Э. Ф. һәм Мөхәммәтжанова З. Ф. белән бергә карлыган куаклары утырттылар. Әти-әниләр һәм чыгарылыш сыйныф укучылары гимназиянең тагын да чәчәк атуын теләп калалар.
2021 нче елның 10 нчы апрелендә Яр Чаллы шәһәрендә 10-11 нче сыйныф укучылары өчен БДИ форматында инглиз теле буенча I региональ олимпиада узды.Олимпиадада хат язу, лексик һәм грамматик материалларны белү буенча биремнәр бирелде. Җәлил гимназиясенең 11нче А сыйныфы укучысы Таҗиева Диләрә бу олимпиадада призер булды. Аны җиңүе белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!
Бүген - 29 апрель көнне “Тарихи хәтер” федераль проекты кысаларында Татарстан Республикасы шәһәрләрендә һәм районнарында “Җиңү диктанты” дигән Бөтенроссия тарихи диктант акциясе үткәрелде. Аннан сарманлылар да читтә калмадылар. Алар ике мәйданчыкта – Сарман урта мәктәбендә һәм Җәлил гимназиясендә Җиңү диктантын яздылар. Акциядә район, оешма һәм предприятие җитәкчеләре, мәгариф хезмәткәрләре, укучылар һәм барлык теләгән кеше катнашты.