Ветераннарга хөрмәт күрсәтү

2021 елның 30 апреле, җомга

9 майда илебез Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын билгеләп үтә . Бу дата аерым мәгънәгә ия. Бу-сугыш кырларында һәлак булган, тыныч вакытта яралардан вафат булганнарны  искә алу көне. Бу бүгенге көндә исән булган ветераннарга хөрмәт күрсәтү. Әлеге  бәйрәм  алдыннан  Кәүҗияк төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары авылыбызның Бөек Ватан сугышы  ветераннарын  бәйрәм  белән  котладылар, сугыш елларында күрсәткән батырлыклары, тыныч күк йөзе өчен рәхмәт белдерделәр, аларга сәламәтлек, иминлек, озын гомер теләделәр. Аларга шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар һәм үз куллары белән ясалган чәчәк бәйләмнәрен тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International