ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2021 ел
шимбә

16 апрель көнне район башлыгы призына милли көрәш буенча район беренчелеге узды. Ярышта Ләшәү-Тамак укучысы Ибатуллин Аяз 45 кг үлчәү авырлыгында I урын алды.

24 апрель көнне Сарман районында шәһәр тирәлеге һәм экологик үз-үзеңне тоту темасына багышланган Бөтенроссия өмәсе булып узды. Россия Төзелеш министрлыгы ярдәме белән үткәрелгән чара авыл халкына төзекләндерүдә катнашырга һәм безнең районда уңай үзгәрешләрнең бер өлеше булырга мөмкинлек бирде.

Карашай-Саклау авыл җирлеге паркын чүп-чардан һәм ботаклардан чистарту


23
апрель, 2021 ел
җомга

19-23 апрель көннәрендә Җәлил 3 нче санлы «Аленушка» балалар бакчасында «Психология атналыгы» узды. Бу атна кысаларында белем бирү процессында катнашучылар өчен төрле чаралар үткәрелде. Атнаның психологик вакыйгалары мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм олылар арасында иң күп санда булды. Биш көн эчендә балалар, ата-аналар һәм хезмәткәрләр белән түбәндәге чаралар үткәрелде: «Төсләр кәяфе», «Игелек чәчәге», «Төсле куллар», «Сабын көйләренең матурлыгы», «Төрле төстәге кәеф», «Тынычланыгыз -сезнең стресс».

22 нче апрельдә Жәлил беренче санлы урта гомуми  белем бирү мәктәбе базасында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган "Без-Тукай оныклары" дип исемләнгән  муниципаль шигырь укучылар бәйгесе узды. Безнең гимназиядән 6нчы Б сыйныфы укучысы Зиннәттуллина Зәлинә жиңүче, 7нче Б сыйныфы укучысы Сәгыйров Самат, 3 нче В сыйныфы укучылары Закиров Адел, Котлыева Ләйлә, 3 нче Б сыйныфы укучысы Хафизова Эльвиналар призер булдылар. Аларны жиңүләре белән котлыйбыз! Барлык катнашучылар да сертификатлар белән бүләкләнделәр.

23 апрель - Халыкара китап hәм автор хокуклары көне. Мәктәп китапханәсендә балалар яна китаплар белән таныштылар. Бу очрашуда балаларга китап укуга мәхәббәт тәрбияләү, аны кадерләп тота белү максатыннан үткәрелде.Китапханәдә яна китаплардан күргәзмә оештырылып,балалар яна китаплар алдылар.

23 апрель көнне «Дуслык» мәдәният сараеның вокаль ансамбле Җәлил икенче санлы мәктәбе укучылары белән очрашты. Чара Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында узды.

"Ныклы гаилә" проекты кысаларында 23 апрель көнне Сарман районы Иске Минзәләбаш авылында яшәүче Риф һәм Миңненур Гыйлфановларны- Алтын туйлары, Әлфис һәм Флүзә Тухбатуллиннарны- Зөбәрҗәт туйлары,  Нәфис һәм Әнүдә Ширияздановларны-Бриллиант туйлары, Намус һәм Нәкыя Ямалиевларны-Тимер туйлары белән хөрмәтләделәр. Юбилярларны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, Иске Минзәләбаш авыл җирлеге башлыгы Айдар Габдрахманов, ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнегулов, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина котлап үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр. Гаиләләргә район Башлыгы Ф.М.Хөснуллинның Рәхмәт хатлары  һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Зурлар төркеменә йөрүче Гарипов Раил "Татар малае, татар кызчыгы-2021" зона бәйгесендә "Зыялы малай" номинациясендә җиңү яулады.

4 нче санлы «Сандугач» балалар бакчасы  базасында чираттагы утырыш узды  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International