23 апрель көнне «Дуслык» мәдәният сараеның вокаль ансамбле Җәлил икенче санлы мәктәбе укучылары белән очрашты. Чара Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында узды.
Татар музыка фольклорының башка халыкларның фольклоры кебек үк, меңьеллык тарихы бар. Халык җырлары-безнең ата-бабаларыбызның иң кадерле һәм кыйммәтле мирасы. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай әйткәнчә: «Халык җырлары – пушкалар да ваты алмаган, уклар да утеп керэ алмаган». Күп кенә афәтләрне, кичереп, алар халык хәтерендә сакланды.
«Мондый очрашулар бик мөһим, чөнки милли музыкаль иҗат аша балаларны татар халкының мәдәни кыйммәтләренә җәлеп итү бара», - дип саный Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, «Дуслык» ансамбле җитәкчесе Навия Гатиятуллина.