ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

"2 нче спорт мәктәбе" МБУ дзюдо бүлегендә "Спорт - сәламәтлек нигезе" девизы астында Халыкара сәламәтлек көненә рәсем конкурсы узды.


6
апрель, 2021 ел
сишәмбе

Болытлы, көндез аязучан болытлы. Кар һәм яңгыр рәвешендәге явым-төшем, көндез урыны белән. Җил төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнчыгышка таба 4-9, төнлә урыны белән 13 м / с кадәр тизлектә, төнлә һаваның минималь температурасы -1..+2˚. Көндез максималь һава температурасы +5..+9˚. Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык.

Бүген район Башлыгы Фәрит Хөснуллин гражданнарны кабул итте. Чарага район башкарма комитеты бүлекләре, учреждениеләре һәм оешмалары белгечләре чакырылган иде. 

Сәламәт яшәү рәвеше атналыгы кысаларында бүгенге көн иртәсен зарарлы гадәтләр турында сөйләшүгә багышладык.

Саклаубаш урта мәктәбендә “Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” уңаеннан чаралар еш уздырыла.  2 нче сыйныф җитәкчесе Габдуллина А.Б. Саклау-Баш авылы шагыйрәсе Ахтямова Альфира Фәүзи кызы белән очрашу оештырды. Альфира Фәүзи кызы балаларны шигырь язу серләре белән уртаклашты, үзенең шигырь җыентыклары һәм кулъязмалары  белән таныштырды. Очрашу барышында үзенең төрле темаларга багышланган шигырьләрен укыды. Альфира Фәүзи кызы балаларны туган телләрен яратырга, чиста һәм матур итеп сөйләшергә өндәде.

6 нчы апрель көнне "Җәлил гимназиясе" базасында рус теле буенча БДИның төбәк апробациясе узды. Укучылар  паспорт белән металлорамка аша уздылар. ППЭ да  медицина хезмәткәре, педагог-психолог та эшләде.

Бүген Сарман муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттан тыш утырышы узды.

Бүген "Җәлил" агрофирмасы басуларында язгы кыр эшләре башланып китте. Көзге бодайга тукландыру кертелә.

2021 елның 9 һәм 10 апрелендә «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә Идел буенда туризм һәм спорт тармагы өчен төп чара – «Туризм. Спорт. Актив ял». Ул туриндустрия профессионалларының, шулай ук актив ял һәм спорт сөючеләрнең нәтиҗәле диалогын урнаштыру өчен платформа булып тора.

2021 елның 8 апрелендә 10: 00 Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе «2020 ел өчен физик затлар кеременә салым буенча салым декларациясен тутыру үзенчәлекләре (НДФЛ формасы 3-НДФЛ) " темасына мәгълүмати вебинарга чакыра. Милек сатканда 3-НДФЛ формасы буенча декларацияләр тапшырмаганда салым контроле».


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International