Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан кызыклы очрашу.

2021 елның 6 апреле, сишәмбе

Саклаубаш урта мәктәбендә “Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” уңаеннан чаралар еш уздырыла.  2 нче сыйныф җитәкчесе Габдуллина А.Б. Саклау-Баш авылы шагыйрәсе Ахтямова Альфира Фәүзи кызы белән очрашу оештырды. Альфира Фәүзи кызы балаларны шигырь язу серләре белән уртаклашты, үзенең шигырь җыентыклары һәм кулъязмалары  белән таныштырды. Очрашу барышында үзенең төрле темаларга багышланган шигырьләрен укыды. Альфира Фәүзи кызы балаларны туган телләрен яратырга, чиста һәм матур итеп сөйләшергә өндәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International