ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2021 ел
сишәмбе

Бүген  6 нчы В сыйныфы укучылары Мәдәният Сараенда урнашкан  Хезмәт Даны музеена бардылар.

Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең терлекчелек буенча консультанты Рәмилә Моратова, ферма-комплексларда булып, агымдагы елның февраль ае нәтиҗәләре буенча югары күрсәткечләргә ирешкән савымчыларга, терлек караучыларга, лаборатларга, ясалма орлыкландыру технологларына акчалата сертификатлар тапшырдылар, тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр.

Бүген район Башлыгы Фәрит Хөснуллин гражданнарны кабул итте. Чарага район башкарма комитеты бүлекләре, учреждениеләре һәм оешмалары белгечләре чакырылган иде. Кабул итүгә алдан язылган гражданнар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
Кабул итү атна саен сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтә алып барыла, алдан язылу өчен телефон: 2-42-75.

Май чабу бәйрәме - ул Язны каршылау, Кышны озату бәйрәме. Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй"балалар бакчасында бу бәйрәмне каршылау бик матур традициягә әйләнде. Бүген, 16 нчы мартта, бакчабызда Май чабу бәйрәме үтте. Бәйрәмдә балалар зирәклектә, тизлектә көч сынаштылар, уйнадылар, рәхәтләнеп күңел ачтылар.Соңыннан бик тәмләп коймак ашадылар. Бәйрәм бик күңелле үтте. Бәйрәм барыбызга да бик ошады.


15
март, 2021 ел
дүшәмбе

Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче Камалов Тамерлан "Әти белән бергә!" республикакүләм бәйгенең "Гаиләм гореф-гадәтләре" номинациясендә 1 нче урын яулады. Тамерланнны котлыйбыз һәм уңышлар телибез!

Шәрләрәмә авыл җирлеге буенча ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарнын  тормышы белэн танышу

алыкны территорияләрне төзекләндерү мәсьәләләре буенча карарлар кабул итүгә җәлеп итү «уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» Федераль проектын (алга таба – федераль Федераль тарифлар хезмәте) тормышка ашыруның төп өстенлекләреннән берсе булып тора.

Безнең балалар бакчасы балалары өчен педагоглар традицион Масленица бәйрәме оештырдылар.Барлык балалар да бу бәйрәмне бик көттеләр, аңа әзерләнделәр. Һәм аны үзенчәлекле күңелле итеп үткәрделәр. Бәйрәм барышында балалар күңелле скоморохлар күңел ачтылар. Балаларга кунакка Яз, кар кыш килде.Уеннар, әйлән-бәйлән, күңелле конкурслар беркемгә дә күңелсезләнергә ирек бирмәде!

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы (алга таба – министрлык) агымдагы елның 15-28 март көннәрендә Татарстан Республикасында компьютер һәм финанс грамоталылыгын өйрәнү максатларында муниципаль берәмлекләрдә халыкка социологик сораштырулар уздыру турында министрлыкның рәсми сайтында, «Эшчәнлек» бүлегендә, «халык һәм бизнес вәкилләренең сораштырулары»бүлекчәсендә хәбәр итә.

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International