Бүген районда эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина булды. Ул район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район суды рәисе Ринат Хәйбрахманов, җәмәгать судлары коллективлары белән очрашты, эшче киңәшмә үткәрде. Бер уңайдан ул районның җәмәгать судлары коллективларын 20 еллык бәйрәмнәре белән тәбрикләде, җәмәгать судларында күп еллар тырыш хезмәт куючыларга Юстиция министрлыгы бүләкләрен тапшырды. Район башлыгы Фәрит Мөнәвирович та үз чиратында иң тырышларны билгеләп үтте, аларны Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләре белән сөендерде.
2020 елның 10 ноябрендә, Р.Р. Шәймәрдановның эш визиты кысаларында, Сарман авылында төзелә торган объектларны карап чыктылар. Аны район башлыгы Ф.М. Хөснуллин озатып йөрде.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
10 һәм 11 ноябрь көннәрендә Җәлил беренче санлы мәктәбендә функциональ грамоталылыкка диагностик тест үткәрелде. 6, 8 сыйныф укучылары катнашты.
4нче Б сыйныф укучысы Аслямов Алмаз 1-4нче сыйныф укучылары өчен рус теле һәм әдәбияты буенча «Эверест» республика олимпиадасында җиңүче булды (укытучысы Кәримова З. Ф.). Котлыйбыз! Киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез.
Әлмәт төп гомуми белем бирү мәктәбендә «ТАССРның 100 еллыгы» акциясе кысаларында башлангыч сыйныф укучылары арасында язучы, туган якны өйрәнүче Дамир Гарифуллинның тормышы һәм иҗаты темасына сыйныф сәгате узды.
Күңелле каникуллар
Хөрмәтле полиция хезмәткәрләре, мөхтәрәм тармак ветераннары!
Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлыйм.
Хезмәтегез зур ихтирамга лаек. Сез гомерегезне мөһим һәм җаваплы эшкә - гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауга, җәмәгать тәртибен саклауга, җинаятьчелеккә каршы көрәшкә багышладыгыз. Районыбызның иминлек сагында торучы полиция хезмәткәрләре алга таба да территориябездәге тынычлыкны һәм тәртипне тәэмин итәрләр дип ышанып калам.
Район иминлеге хакына куйган тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт сузләремне юллыйм. Бай хезмәт тәҗрибәләрен яшь буынга җиткерүче хөрмәтле ветераннарга аерым рәхмәт һәм котлау сүзләрем.
Бәйрәм белән котлап, һәрбарчагызга да исәнлек-саулык, ныклы сәламәтлек, эшегездә уңышлар, гаиләләрегезгә иминлек һәм бәхет телим.
2021 елның 1 гыйнварыннан вакытлы керемгә бердәм салым гамәлдән чыгарыла.
Махсус салым режимын сайламаган кешеләр 01.01.2021 елдан автомат рәвештә гомуми салым салу системасына күчәләр.
Салым салуның гомуми режимы:
Төп салымнар буенча салым ставкалары:
НДС 10% яки 20%, табышка салым 20 % (НДФЛ 13%) ИП/ЮЛ
Оптималь салым режимын сайлау өчен Россия Федераль салым хезмәтенең «Салым салуның тиешле режимын сайлау» мәгълүмати сервисыннан файдаланырга киңәш ителә»
www.nalog.ru Контакт-үзәге: 8-800-222-2222