Әлеге киңәшләрнең максаты-гражданнарга экстремаль һәм гадәттән тыш хәлләрдә дөрес ориентлашырга һәм эшләргә ярдәм итү, шулай ук җинаятьләрне тикшерүгә ярдәм итүче шартлар тудыру. Теләсә кайсы кеше экстремаль хәлләрдә үз-үзен тотышын һәм гамәлләрен төгәл тәкъдим итәргә, психологик яктан үз-үзеңне саклауга әзер булырга тиеш.
Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУНӘН килде:
Консультация-кисәтү турында метеорологик күренешләр
17 сәгатьтән. 12 ноябрь 18 сәгатькә кадәр. 13 ноябрь 2020 ел.
12 ноябрьдә кичен, төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә юлларда көчле бозлавык көтелә.
2020 елның 12 ноябрендә Сарман авылы мәдәният йортында район эшмәкәрләре өчен киңәшмә узды.
Көн тәртибе буенча түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. ЕНВД түләүчеләрнең салым салуның башка режимнарына күчүе турында.
Россия Федераль салым хезмәтенең 11 нче санлы районара салым түләүчеләр белән эшләү бүлегенең баш дәүләт салым инспекторы Фәретдинова Гөлшат Таҗбир кызы.
2. Сарман муниципаль районында эшлекле климат торышы, эшмәкәрлек субъектлары өчен ташламалар һәм ярдәм чаралары турында.
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең төп максатлары һәм бурычлары турында
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең Сарман муниципаль районындагы вәкиле, шәхси эшмәкәр Хөсәенова Венера Мәхмүт кызы.
- Эшмәкәрлеккә дәүләт ярдәме турында
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының төбәк вәкиле Сабитова Айгөл Фәрит кызы.
Сарман муниципаль районында кече һәм урта эшкуарлык субъектларына мөлкәти ярдәм күрсәтү турында
Сарман муниципаль районының Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Нариманов Айдар Габделмазит улы.
ТАССР төзелүгә - 100, Сарман районы оешуга 90 ел тулу уңаеннан “Сарманым, кешеләрең – синең горурлыгың” исемле тематик чаралар үткәрү дәвам итә. Бүген музей хезмәткәрләре Сарман гимназиясенең язучы һәм журналист Хәниф Хәйруллин исемендәге туган якны өйрәнү музеенда 9 сыйныф укучылары өчен әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмә районыбызның бердән-бер ике Ленин ордены иясе тракторчы - механизатор Сираева Фатыйма Сираҗетдин кызына багышланган иде.
"Кошлар ашханәсе"
Иң мөһиме-азыкны кая салырга,кардан, җилдән сакларга кирәк.Җимлекләрнең конструкцияләре төрле:пластик шешәләрдән, Яңа ел бүләкләреннән торган тартмалардан һәм капкачлы кечкенә өйләрдән булырга мөмкин.Без кошлар өчен җимлекләр ясадык.Үзебезнең участокта җимлекләр урнаштырып, кош-кортларны күзәтү мөмкинлегебез бар.
ТАССР төзелүенең 100 еллыгы уңаеннан Сарман районы Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеенда Шәфкать үзәгендә ял итүчеләр өчен экскурсия узды.
БСТ АША САЛЫМ ТҮЛӘҮ ӨЧЕН АКЧА НИЧЕК КЕРТЕРГӘ?
1. Үзенең физик зат өчен салым түләүченең шәхси кабинетында, значокны басып һәм теләсә нинди тәкъдим ителгән ысул белән түләп була.
2. Россия Федераль салым хезмәте сайтында «салымнар һәм пошлиналар түләү» сервисы аша, кирәкле мәгълүматларны тутырып. Сервиска күчәргә мөмкин, QR-код аша.
БСТ - салым түләүнең өстәмә ысулы. Аның функцияләрен куллану түләү йөкләмәләренең берничә төрен тутырганда вакытны һәм хаталарны шактый киметә.
Тулырак мәгълүмат сайтта nalog.ru
8(800)222-22-22 телефоны буенча.
Карашай -Саклау авыл җирлегендә үзара салым акчасына адреслы табличкалар сатып алынды
Бүгенге сыйныф сәгатьләрендә наркотиклар, аларның кеше сәламәтлегенә зыяны турында сөйләштек.
9 ноябрьдән 13 ноябрьгә кадәр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан АПК оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркларын авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауга әзерләү буенча конкурс үткәрелә. Мондый тикшерү Сарман районында узды.