ЯҢАЛЫКЛАР


17
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2020 елның 18 сентябрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:
- төнлә һәм иртән томан, көнчыгыш районнарда -1;
- иртән һәм көндез секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил (Казанда да).

Мәктәптәге түгәрәкләр- ул дуслар белән аралашу өчен дә, психологик бушану өчен дә иң яхшы урын. 

"Кояшкай" 1 нче номерлы  балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен уку-тренировка эвакуациясе узды.


16
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Казанда ел саен үткәрелә торган "Созвездие - Йолдызлык" ачык республика фестиваленең суперфиналы узды. "Вокал" номинациясендә анда Җәлил гимназиясенең талантлы укучысы Данил Алькаев катнашты. Ярымфиналда уңышлы чыгыш ясап, ул икенче турга үтте, грамота һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Данилны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

16нчы сентябрь көнне Җәлил гимназиясендә 5нче Б сыйныфында "15нче сентябрь - Татарстан Варислары берлегенең туган көне" дип исемләнгән сыйныф сәгате узды . Сыйныф сәгатен "Яңа хәрәкәт" ШУС активистлары үткәрде. Балаларга Татарстан Варислары Берлеге символикасы турында сөйләделәр. Әйдәгез, элеккегечә бергә тормыш алып барыйк «һәр көнне изге гамәлләр кыл!»

Бүген “Юл йөрү кагыйдәләре” атналыгы кысасында укучылар белән кабат юл билгеләре, кагыйдәләр турында әңгәмәләр, викториналар, видеороликлар карау оештырылды.

Сишәмбе, 15 сентябрьдә, Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов Сарман муниципаль районында яшәүче Азат Гаяз улы Сөләймановны котлады һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Татарстан Республикасы шәһәрләрендә «Йолдызлар-иртәгә» ГАЛА-концертлары узачак. Татарстанның биш шәһәре «Йолдызлар-иртәгә»программасының Концерт турына керде. 8-18 сентябрьдә гала-концертлар Бөгелмә, Әлмәт, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Буада узачак. Анда бөтен Татарстаннан яшь музыкантлар катнашачак.

12 сентябрь көнне Мортыштамак төп гомуми белем бирү мәктәбендә Сәламәтлек көне үтте. Бу көнне безнең мәктәп укучылары өчен Мортыш елгасының асылмалы урман массивында каршылыклар аша җәяүле поход оештырылды. 



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International