ЯҢАЛЫКЛАР


20
сентябрь, 2020 ел
якшәмбе

"Игелек атнасы" акциясе кысаларында 6нчы б сыйныф укучылары "Каенкай" балалар бакчасы балаларына уенчыклар бүләк иттеләр. Балалар бик канәгать калдылар. Тәрбияче Афзалова А.М. балаларга рәхмәт белдерде.


19
сентябрь, 2020 ел
шимбә

Көзге Мәрхәмәтлелек атнасы мәктәптә зур оешканлык белән үтте.

Ләшәү-Тамак мәктәбе бакчасында көзге уңышны җыеп алу башланды.Укучыларыбызның әти-әниләре бәрәңге алуда техника белән ярдәм итәләр.

Бүген, 19 сентябрь көнне, Петровский Завод авылында урнашкан буа яр кырларын чистарту буенча өмә үткәрелде.


18
сентябрь, 2020 ел
җомга

“Созвездие-Йолдызлык” Ачык республика яшьләр телевизион фестивале гала-концертына Сарман балалары да үтте.

11-15 сентябрь көннәрендә “УНИКС” концертлар залында һәм А.С.Пушкин исемендәге мәдәни үзәктә “Созвездие-Йолдызлык” Ачык республика яшьләр телевизион фестиваленең региональ турларында призлы урыннар алган талантлы балалар үзләренең осталыкларын мәртәбәле жюрига күрсәттеләр. Искәртеп үтәбез: ел саен киң масштабта үткәрелә торган быелгы фестиваль  өч истәлекле датага – үзенең 20, Бөек Җиңүнең – 75, ТАССРның 100 еллыгына багышланды.

2020 елның 19 сентябренә кадәр

18 сентябрь 18 сәгатьтән 19 сентябрь 18 сәгатькә кадәр

Җәлил беренче мәктәбе укучылары "Тормыш игелекле эшләргә бирелгән" девизы астында "ТАССРның 100 еллыгы -100 игелекле эш"акциясендә актив катнашалар. .

     15 сентябрь көнне Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбендә Татарстан Варислары Берлеге туган көненә багышланган сыйныф сәгатьләре үткәрелде. «Татарстан Варислары Берлеге» Республика иҗтимагый оешмасы 1990 елның 15 сентябрендә оеша. Аның төп идеясе-туган як һәм Ватаныбызның мәдәни-тарихи традицияләрен өйрәнүгә җәлеп итү аша милли үзаң һәм  гражданлык хисләрен тәрбияләүгә юнәлдерелгән. 


17
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2020 елның 18 сентябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның үз вазыйфасына керешү тантанасы узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International