2020 елның 28 июленнән 3 августына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән урманнарның югары янгын куркынычы (4 сыйныф), аерым көнчыгыш районнарда урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы (5 сыйныф) сакланачак.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы кырларында урып-җыю эшләренең барышы турында сөйләде.
"Нөркәй" һәм "Җәлил" агрофирмасы көзге бодай суктыралар.
Биредә ул 4394 гектарда игелә.
- Бөртеклеләрдән уртача 42 центнер уңыш җыеп алырга планлаштырабыз. Һава шартлары яхшы торып, югалтуларсыз эшләргә язсын, - ди агрофирманың баш агрономы Миргаҗәм Мирзасалихов.
Районда яшәүче 256 диңгез хәрби хезмәте ветераны, бердәмлекләрен, бер-берсенә хөрмәтләрен раслап, һәйкәл дә ясадылар. Башка төрле хәрби даталарны да шуның янына җыелып үткәрәләр алар. Шушы көнне дә аларның очрашулары тантаналы төстә байрак күтәрүдән башланды. Истәлекле даталары белән диңгезчеләрне район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде. Район диңгезчеләре берләшмәсе рәисе Мөнәвир Зиятдинов та матур теләкләрен җиткерде. Җыр-биюләр, нәфис сүз тантана кунакларына багышланды. Туй машиналарын хәтерләткән бәйрәмчә бизәлгән машиналар колоннасы урамнар буйлап узды.
Татарстан Республикасы территориясендә 25 июль кичендә, төнлә һәм көндез урыны белән кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр, көндез урыны белән көчле яңгыр көтелә.
Казанда - иртән һәм көндез 26 июльдә урыны белән яшен, җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
4 нче санлы «Сандугач» балалар бакчасында “Куркынычсызлык атнасы” узды.
Һава шарлары-һәрвакыт бәйрәм, балачак һәм җәй символы, алардан башка бер генә балалар бәйрәме дә узмый! Менә безнең балалар бакчасында да матур һава шарлары көне үтте, ул балалар өчен оештырылган иде. Мондый чаралар ярдәмендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар үзләренә, үз сәләтләренә ышаныч ала, аларда игелеклелек, үзара ярдәмләшү, игелеклелек, сөйкемлелек һәм шатлык кебек уңай сыйфатлар үсә . Бәхетле балалар көлүе, аларның йөзләрендәге елмаюлар һәм шарлар диңгезе моңа дәлил булды.