Районда яшәүче 256 диңгез хәрби хезмәте ветераны, бердәмлекләрен, бер-берсенә хөрмәтләрен раслап, һәйкәл дә ясадылар. Башка төрле хәрби даталарны да шуның янына җыелып үткәрәләр алар. Шушы көнне дә аларның очрашулары тантаналы төстә байрак күтәрүдән башланды. Истәлекле даталары белән диңгезчеләрне район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде. Район диңгезчеләре берләшмәсе рәисе Мөнәвир Зиятдинов та матур теләкләрен җиткерде. Җыр-биюләр, нәфис сүз тантана кунакларына багышланды. Туй машиналарын хәтерләткән бәйрәмчә бизәлгән машиналар колоннасы урамнар буйлап узды.
Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары