ЯҢАЛЫКЛАР



19
июль, 2020 ел
якшәмбе

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча:
2020 елның 20 июлендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көтелә:
- яшен һәм кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр (Казанда 15-18 метрга кадәр);
көндез кайбер районнарда көчле яңгыр (Казаннан башка).

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288 46 96



16
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы массакүләм мәгълүмат чаралары, журналистлар һәм блогерлар өчен ел саен үткәрелә торган «Минем җирем – Россия» иҗади конкурсын уздыру турында игълан итте. Гамәлгә кертелгән 2014 елдан башлап, илебезнең барлык төбәкләреннән конкурс аша Россия авылын популярлаштыруга һәм аның актуаль проблемаларына игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән 15 меңнән артык мәгълүмати проект узды. Аларның йөзләгәне акчалата премияләргә лаек булды.


15
июль, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген йөзьяшәр райондашыбыз Шакирова Мияссәрә Шакир кызына 102 яшь тулды.

16 июльдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгыр көтелә, яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр, урыны белән 23 метрга кадәр, аерым районнарда град.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе  шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.


14
июль, 2020 ел
сишәмбе

2020 елның 13 июленнән 26 июленә кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы бүлеге «Частник» профилактик операциясе кысаларында профилактик рейдлар оештырылачак.

Сарман үзәк китапханәсе китап укучылар челленджына чакыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International