Зарипов Фарит Сабир улының 90 яшьлек юбилее
2020 елның 13 июленә
12 июль 18 сәгатьтән 13 июль 18 сәгатькә кадәр
Хәзерге балалар «Ватык телефон», «Ал кирәк, гөл кирәк” уеннарынын нәрсә икәнен белми. Яраткан ишегалды уеннарына караганда кушымталар һәм гаджетларга өстенлек бирә. Һәр чорның - үз үзенчәлеге, тик шулай да балаларыбызның социализациясе компьютер кәнәфиендә бара, бу бик үк дөрес түгел. Ике кешенең тере аралашуында бик күп нюанслар бар, аларны ЖК-дисплей тапшыра алмый. Без туп ыргытабыз яки асфальтта вакланган акбур белән язабыз икән, баш миенә геймер мускулына төшмәгән кебек нейрон элемтәләр җәлеп ителә. Табигатьтә, саф һавада актив уеннар җитезлек һәм чыдамлыкта күнегү, сәламәт тәндә сәламәт рухны ныгыту һәм башка күп төрле уңай нәтиҗәләргә китерә.
Социаль участокларга чыгу графигы буенча Сарман районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре 3 нче социаль участокта ишегалды уеннары үткәрделәр. Балигъ булмаган балалар «Вышибалы», «Диңгез дулкынлана», «Кайнар бәрәңге» кебек ишегалды уеннары турында белделәр.
2020 елның 11 июленә
2020 елның 10 июль 18 сәгатьтән 11 июль 18 сәгатькә кадәр
2020 елның 14 июлендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең һәм Татарстан Республикасы Прокурорының гражданнарны бергәләп кабул итүе була.
Әлмәт территориаль бүлеге үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2020 елның 15 июлендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр эшкуарлар өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне оештыра.
8 июльдә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың күп балалы гаиләләренә дәүләт бүләкләре тапшырды. Тантана Казан Кремлендә узды.
Буген Җэлил бистәсендә яшәүче тыл ветераны Сөләйманова Гәүхәр Набиулла кызы үзенең 90 яшьлек Юбилеен билгеләп үтте. Котларга поссоветтан килделәр. Ялгыз яшәүче пенсионерга социаль хезмәткәр Ахатова Марселия хезмәт күрсәтә.